Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Рөстәм Миңнеханов Чаллыда машина төзелеше тармагы алдынгыларын бүләкләячәк

Бүләкләр тапшырыр алдыннан Рөстәм Миңнеханов ачык һавада оештырылган машина төзелеше тармагы казанышлары күргәзмәсе белән танышачак.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика халкын Машина төзүчеләр көне белән котлау өчен Чаллыга барачак. ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова Хөкүмәт йортында узган брифингта шул хакта хәбәр итте.

«Бәйрәмнең тантаналы өлешендә Президент машина төзүчеләрне һәм ветераннарны тәбрик итәчәк. Рөстәм Миңнеханов әлеге тармакның алдынгыларына һәм машина төзелеше предприятиеләрендә хезмәт куючы гади эшчеләргә егермедән артык бүләк тапшырыр дип көтелә», - диде спикер.

Бүләкләр тапшырыр алдыннан Рөстәм Миңнеханов ачык һавада оештырылган машина төзелеше тармагы казанышлары күргәзмәсе белән танышачак.

Россиядә Машина төзүчеләр көнен сентябрьнең соңгы якшәмбесендә билгеләп үтәләр. Быел бәйрәм 27 сентябрьгә туры килде.

Бүген исә Миңнеханов һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан авыл хуҗалыгы хезмәткәрләрен бүләкләячәк. 

 

Чыганак Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев