Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
Яңалыклар тасмасы

Рус телен белмичә мәктәпкә кабул итмәячәкләр

Апрельдан яңа законнар үз көченә керә.

1 апрельдән Россиядә яңа законнар гамәлгә керә. Алар тормышның төрле өлкәләренә кагыла. 

-  Мигрант балаларын мәктәпләргә рус телен белмичә кабул итмәячәкләр. Алар өчен гомуми белем бирү оешмасына кергәндә мәҗбүри тикшерү кертелә. Белгечләр безнең ил территориясендә булуга кагылышлы законнарны, шулай ук рус телен белү дәрәҗәсен сораячаклар. Бу баланың үзе өчен дә, аның социаль адаптациясе һәм мәктәп программасын уңышлы үзләштерүе, сыйныфташлары һәм укытучылар өчен дә мөһим дип билгели проект авторлары. 
-  Телефон аша эшләүче  мошенникларга каршы юнәлдерелгән яңа закон эшли башлый. Бер кешегә 20дән артык сим-карта алырга рөхсәт итмиләр. 
-  Лагерьларда тәрбия эшенең бердәм программасы эшли башлаячак. Ял итү һәм сәламәтләндерү учреждениеләре хезмәткәрләре аны планнар төзегәндә куллана алачак. Ватан сакчыларына хөрмәт, туган илгә мәхәббәт, хезмәт сөючәнлек тәрбияләүгә аеручы игътибар биреләчәк. 
-  1 нче апрельдән пенсияләр арта, шул исәптән картлык буенча да. 2025 елда пенсияләр 15 процентка артачак. Индексация 4,2 миллион кешегә кагыла. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев