Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Русча да яхшы бел...

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Хәйрулла улы Мөхәммәтшин Рус теле көне белән котлый.

"Хөрмәтле ватандашлар! Сезне Рус теле көне белән котлыйм.

Күп милләтле илебездә без аны 6 июньдә - бөек шагыйрь, хәзерге әдәби рус теленә нигез салучы А.С. Пушкинның туган көнендә билгеләп үтәбез.

Тел ул - борынгы бабаларыбыздан калган һәм киләчәк буыннарга күчә торган зур мирас. Россия Федерациясе - телләр һәм мәдәниятләр төрлелеге белән гасырлар дәвамында төзелгән күп милләтле һәм күп конфессияле дәүләт. Бүген, сәяси каршылыклар заманында, безгә россиялеләрнең, илебездә яшәүче халыкларның рухи бердәмлеген саклап калырга кирәк. Рус теленең бу өлкәдә дәүләт теле һәм халыкара аралашу чарасы буларак әһәмияте гаять зур.

Гасырлар буе буыннар арасын тоташтыручы, мәдәниятләрне үзара баетучы рус теле нормаларын саклау һәм камилләштерү мәсьәләләре ил җитәкчелегенең һәм киң җәмәгатьчелекнең һәрвакыт игътибар үзәгендә тора. Россия Федерациясе Президенты В.В. Путин Рус теле җәмгыяте съездында ясаган чыгышында "Россиянең әдәби мирасы һәм үзенең яңгырашы, күпкырлылыгы белән уникаль булган рус теле - безнең милли хәзинәбез, без аның белән хаклы рәвештә горурланабыз һәм без аны сакларга тиешбез, дип ассызыклады. Төп бурычыбыз - илебезнең бердәм мәдәни-әдәби киңлеген алга таба тагын да ныгыту, гуманитар белем бирүнең иң яхшы традицияләрен үстерү һәм тарату, гасырлардан килгән рухи һәм тарихи кыйммәтләрне кире кайтару.

Сүзгә һәм аның яңгырашына ихтирамлы һәм сакчыл мөнәсәбәт сабый чактан ук тәрбияләнергә тиеш дип саныйм. "Сәламәт" тел мохите өчен һәркайсыбыз җаваплы. Сер түгел, тел мохите актив үсеш ала, әдәби нормалар белән бергә, телгә көнкүрештәге төрле гыйбарәләр, бихисап алынма сүзләр үтеп керә. Минемчә, без сөйләм телендә тупаслыкка һәм әдәпсезлеккә юл куймаска тиеш. Дәүләт телләрен белү һәм аларны дөрес куллану теләсә кайсы белемле кеше өчен мәҗбүри һәм ул - барлык милләт вәкилләренә дә үсү, рухи баю, һөнәри уңышка ирешү өчен өстәмә мөмкинлек чыганагы.

Хөрмәтле татарстанлылар! Республикабыз 170тән артык милләт вәкиле өчен туган йортка әверелде. Без төрлеләр, ләкин шулай да, Рус теле көнендә һәркайсыбыз үзен күп милләтле бердәм Россия халкының бер өлеше итеп тоя. Күп телле Ватаныбызның барлык гражданнары өчен Рус теле көне рухилык, тынычлык һәм татулык бәйрәме булсын! Барыгызга да исәнлек-саулык һәм уңышлар телим", - диелә ТР парламенты җитәкчесе Ф.Х.Мөхәммәтшин мөрәҗәгатендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев