Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Россиядә 17 яшьтән машина йөртергә рөхсәт итәргә уйлыйлар

Россиянең Эчке эшләр министрлыгы 17 яшьтән машина йөртергә рөхсәт итәргә тәкъдим иткән, әмма 18 яшь тулганчы янында тәҗрибәле шофер-остаз булырга тиеш.

Бу хакта бүген, 12 ноябрьдә,  ведомствоның әлеге закон проектына сылтама ясап, «Коммерсантъ» язып чыгарды. Әле безнең илдә 17 яшьтән машина йөртү таныклыгы алу өчен имтихан тапшырырга мөмкин, тик 18 яшь тулмыйча автомобиль белән идарә итәргә ярамый иде. 

- Бу вакыт эчендә алган белемнәре онытыла һәм тәҗрибәләре юкка чыга. Эчке эшләр министрлыгында яшүсмерләргә руль артына утырырга рөхсәт итәргә кирәк, дип саныйлар, әмма янәшәдә машина йөртүче-остаз булырга тиеш, - дип хәбәр ителә. 

Шулай ук, исерек килеш тотылып, штраф түләгәннән соң яки утырып чыкканнан соң, бер ел дәвамында машина йөртү таныклыгын хуҗасына бирмичә торуны да тәкъдим итәләр.

 

Автор : Каспранова Ләйсән

Чыганак: kp.ru

Фото: Pixabay.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: даи кагыйдә юл транспорт билге гаи