Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Русиядә алкоголь һәм тәмәке сатучы сәүдә нокталарын 2,5 тапкырга кыскартырга җыеналар.

Хөкүмәт каршындагы Экспертлар советы 100 мең кешегә 50 сәүдә ноктасы калдырырга тәкъдим итә.

Бу "Демография" дәүләт проектының бер өлеше булачак. 

Максаты - 2030 елга русиялеләрнең гомер озынлыгын 80 яшькә кадәр җиткерү. Бүген ул 72,7 ел тәшкил итә.

Алкогольне һәм тәмәкене артык күп куллану - үлемнәрнең төп сәбәпчесе. Русиядә бу аеруча нык сизелә, дигән фикердә экспертлар.

Әле Русиядә 100 мең кешегә аракы сатучы 120 кибет туры килә. Әйтик, Скандинавиядә шулкадәрле кешегә 15 кибет алкоголь сата.

Бездә кибетләр санын кыскартып кына бу проблеманы җиңеп булыр микән? Ай-һай...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сәүдә