Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Русияләр чит илләр банкларында 1 триллион доллардан артык акча саклый

Русияләрнең илдән читтә саклый торган офшор капиталы илнең валюта резервыннан өч тапкыр күбрәк. Русиянең валюта резервы 350ләп млрд доллар тәшкил итсә, бай русияләр чит илдә 1 трлн доллар акча саклый. Бу хакта АКШның Дәүләт икътисади тикшеренүләр бюросы хисабында әйтелә. Хисапта әйтелгәнчә, Британия, Швейцария, Кыпрыс һәм башка офшор үзәкләрдә бай русияләрнең...

Русияләрнең илдән читтә саклый торган офшор капиталы илнең валюта резервыннан өч тапкыр күбрәк.

Русиянең валюта резервы 350ләп млрд доллар тәшкил итсә, бай русияләр чит илдә 1 трлн доллар акча саклый. Бу хакта АКШның Дәүләт икътисади тикшеренүләр бюросы хисабында әйтелә.

Хисапта әйтелгәнчә, Британия, Швейцария, Кыпрыс һәм башка офшор үзәкләрдә бай русияләрнең акча күләме барлык русияләр ил эчендә тоткан акчага тиң.

Хисап авторлары 1990 елдан арта барган керем тигезсезлеген дә телгә ала. Хәзерге вакытта бер процент бай русияле дәүләт кеременең 25 процентына ия. АКШ, Германия, Франция кебек илләрдә бу күрсәткеч 5-15 процент тәшкил итә.

2014 елда Русиядә деофшорлаштыру турында канун кабул ителгән иде. Ул канун офшор ширкәтләре керемнәренә салым салу механизмын булдыруны күздә тота.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X