Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда социаль яклау хезмәткәрләрен зурладылар

8 июньдә илебездәге иң игелекле һөнәр ияләре – социаль хезмәткәрләр үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Бүгенге көндә шәһәребездә 9 социаль учреждение ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә төрле яклап булыша.

Чаллыда 129 мең пенсионер, 32 меңнән артык инвалид (аларның 2190ы балалар), күпбалалы гаиләләр яши. Бу категориядәге гражданнарга ай саен 240 мең түләү башкарыла. Моннан тыш, физик мөмкинлекләре чикле шәһәрдәшләр – «Изгелек», инвалид балалар «Кояшкай» үзәкләрендә тернәкләндерү курслары уза. Картлар һәм инвалидлар интернаты караучысыз калган кешеләргә гаилә назы бирергә тырыша. «Ышаныч» социаль ярдәме үзәге хезмәткәрләре ялгыз, чит кеше ярдәменә мохтаҗларның өйләренә барып җыештыра, кибеттән кирәк-яраклар, даруханәдән дарулар алып кайтып бирә, торак-коммуналь хезмәтләр өчен түли.  Бу эшләрне Чаллыда 500дән артык кеше башкара. Аларның эшеннән шәһәр халкы канәгать, күбесен үз туганнары кебек яраталар һәм хөрмәт итәләр.

Һөнәри бәйрәмнәре алдыннан әлеге мәрхәмәтле хезмәткәрләрнең иң уңганнарын Тантанлар сараенда хөрмәтләделәр. «Сез ярдәмгә мохтаҗ шәһәрдәшләргә йөрәгегез кушуы буенча хезмәт күрсәтәсез. Аларның тормышларын ямьлисез, киләчәккә өмет уятасыз. Аларга күрсәткән игелегегез үзегезгә меңе белән кайтсын», – диде башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Салахов. 
Бу көнне 17 кеше республика һәм шәһәрнең бүләкләренә лаек булды. Республика матди ярдәм күрсәтү үзәгенең Чаллы филиалы хезмәткәрләре Елена Двинянинова, Тамара Логинова, Оксана Рыбалко – ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының Мактау грамотасы, республика матди ярдәм күрсәтү үзәгенең Чаллы филиалы белгече Елена Дусманова белән «Чудо-дети»  дәвалау педагогикасы үзәге директоры Ася Кислова – шәһәр мэрының Мактау грамотасы, «Кояшкай» үзәге хезмәткәре Наталья Камалова белән социаль яклау идарәсе башлыгы урынбасары Райлә Якупова – мэрның рәхмәт хаты, «Ышаныч» үзәге хезмәткәре Анна Кондрашкина белән «Асылташ»  үзәге тәрбиячесе Рәфидә Корбанова  башкарма комитет җитәкчесенең рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Шәһәрнең иҗат коллективлары алар хөрмәтенә үзләренең җыр-биюләрен башкардылар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев