Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Шәҗәрә төзегән өчен 50 мең сум акча бирәләр!

Татарстанда «Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы – Тарихта без эзлебез» бәйгесе уза.

22 февраль көнне "Эврика" мәдәният үзәгендә «Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы – Тарихта без эзлебез» республикакүләм фестиваленең муниципаль этабы узачак. Хәзерге вакытта гаризалар кабул ителә. 

Әлеге бәйге республикада алтынчы ел рәттән уздырыла. Буыннар алмашы, гаиләдә милли традицияләр нигезендә туганлык җепләрен саклауга корылган конкурста барлык гаиләләр дә катнаша ала. Яшь, милләт һәм дин ягыннан чикләүләр юк. Хәтта Россиядән читтә яшәүчеләр дә катнаша ала. Бары тик аларның Татарстанда яшәүче (яки яшәгән) династияләр белән туганлык җепләре булырга тиеш. Бәйгенең төп шарты - гаиләнең берничә буынын үз эченә алган шәҗәрәсе булырга тиеш. 

Шәһәркүләм этапта җиңүчеләрне акчалата бүләкләр көтә. Беренче урын өчен - 50 мең, икенче - 40 мең, өченче урын яулаучыга 30 мең сум биреләчәк. Җиңүче Чаллы данын республикакүләм этапта яклаячак. 

Гаризалар 20 февральгә кадәр кабул ителә. Документларны festival.ehovekov@tatar.ru почтасы аша җибәрергә кирәк.

Тулырак мәгълүмат: (88552) 30-55-78

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев