Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда "Сабан туе гүзәле" исеменә 12 кыз дәгъва кылачак (фотолары)

Бәйгедә мәктәп, техникум-колледж, югары уку йортлары студентлары һәм эшче кызлар катнаша.

Кызлар ай дәвамында профессиональ педагоглар – сәхнә осталыгы, матур йөреш, вокал, хореография дәресләре укытучылары белән эшләячәкләр. 

– Әлеге бәйге тәүге тапкыр 29 ел элек нәкъ менә безнең шәһәребездә оештырылган – бу үзе бер горурлык. Быел әлеге конкурсны 28нче тапкыр уздырабыз. Ни өчен дигәндә, бер елны пандемия булу сәбәпле үткәрә алмадык. Шуны әйтәсем килә: бәйгенең шартлары үзгәрде. Узган ел һәм быел без кызларны 18 яшьтән түгел, ә 16 яшьтән конкурска чакырабыз. Чөнки кызларның үзаңы иртә формалаша, аларның фикерләве дә үзгәрә. Шуларны исәпкә алдык. Бәйгедә мәктәп, техникум-колледж, югары уку йортлары студентлары һәм эшче кызлар катнаша. Шунысы мөһим: конкурска килгән кызларның күңелендә милли рух бар, алар үзләренең татар кызлары булулары белән горурланалар, – дип сөйләде безгә режиссер, сценарийлар язучы, сәхнә сөйләме буенча педагог, ТРның атказанган мәдәният  хезмәткәре Зөләйха Минһаҗева.

Бәйгегә килгән кызлар арасында 16-18 яшьлекләр күп иде. Алар жюри әгъзаларына үзләре турында сөйләделәр һәм иҗади номер күрсәттеләр. Кемдер моңлы итеп җырлады, кемдер биюдә үз осталыгын күрсәтте. «Сабан туе гүзәле» бәйгесендә катнашырга дип килгән кайбер кызларның татарча камил белмәүләре, хәтта жюриның гади генә сорауларына да җавап бирә алмаулары бераз кәефне кырды-кыруын. «Татар кызы нинди була?» дигән сорауга: «Беренче чиратта чибәр һәм матур», – дип җавап бирүләре дә бөтен кешене уйланырга мәҗбүр итте. Ә апрель аенда бөек Тукаебызның туган көне икәнен «онытып» җибәрү күз йома алырлык ялгыш булып саналамы икән?! Гомумән, кызларга уйланырга, үз өсләрендә күп эшләргә, тарихыбыз, үткәнебез белән кызыксынырга кирәк. Борынгылар ук: «Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк» дип юкка гына әйтмәгәннәрдер! 

Тәҗрибәле педагог Зөләйха Минһаҗева сүзләренә караганда, конкурска әзерләнү вакытында кызлар бер ай буе алар күп әйберләргә өйрәнәчәкләр. Укытучылар сәхнәдә кызларның үзләрен ничек тотуларына гына түгел, татар милләтенең тарихын, гореф-гадәтләрен өйрәтүгә дә басым ясаячаклар. 

Җырга-моңга сәләтле 12 кыз сайлап алынды дигән идек . Менә алар – Азалия Мөхәммәтова, Алинә Сәйфетдинова, Ләйсән Габдуллина, Ләйсән Бәдретдинова, Эльвина Шәйхетдинова, Сөмбел Гәрәева, Гүзәл Кәшбразиева, Гүзәл Зыятдинова, Әдилә Абдрахманова, Чулпан Кәлимуллина, Наилә Вилданова, Әдилә Идрисова. Кызларга, чын мәгънәсендә, уңышлар теләп калабыз! 

Сабан туе гүзәлен безнең газета укучыларыбыз да сайлый алачак. «Шәһри Чаллы» газетасының рәсми сайтында (http://shahrichalli.ru/) без махсус тавыш бирү үткәрәчәкбез. Иң күп тавыш җыйган кызыбызга редакциядән кыйммәтле бүләк тапшырылачак! Тавыш бирү этабы 16 майда старт алачак. Безнең белән калыгыз! Безне күзәтеп барыгыз! 

/ Гөлия Ибатуллина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сабантуй бәйрәм чара сабан туе