Татар көрәше буенча ике тапкыр дөнья чемпионы, билбаулы көрәш буенча атказанган спорт мастеры, көрәш буенча спорт мастеры, быелгы Сабантуйларда өч машина откан 28 яшьлек Рәнис Гыйләҗетдинов белән кыска әңгәмә кордык.
– Рәнис, хәлләрең ничек?
– Аллаһка шөкер генә. Кәефләр дә әйбәт. Әле менә мэр белән очрашуда булдык, безне хөрмәт итеп чакырганнары өчен рәхмәт.
– Сине исемең белән дә әйтмиләр ахрысы, гел кушамат белән, дөресме?
– Әйе, «Гелик» диләр миңа. Шул «Гелендваген» машинасы кебек мощный булгангадыр бәлки, аннары фамилияләр дә охшаш бит. Хәзер Татарстанда гына түгел, бөтен Россиядә Гелик буларак беләләр мине. Шунысы кызык: күп кеше исемемне чыннан да белми.
– Быел нинди ярышларда катнаштың?
– Иң мөһиме БРИКС уеннары дип саныйм. Көрәш буенча Дөнья чемпионатында, Дөнья Кубогында чыгыш ясадым.
– Иң рәхәт ярыш кайда булды?
– Иң якыны – Чаллы Сабан туе. Аны бернинди дөньякүләм ярышлар белән дә чагыштырып булмый. Рәхәтләнеп үзебезчә гади итеп көрәшү Чаллыда гына. Аннары герой-шагыйрь Муса Җәлил призына ярышларда катнашу да зур дәрәҗә. Гомумән, Татарстанда көрәшкәндә гел арымыйм да, туймыйм да мин, ничектер майлап-җайлап кына бара.
– Санап киткән ярышларда беренчелекне яулап бардың бит!
– Әйе, шулай. Һәрберсенә олы әзерлек белән бардым. Бу җиңүләр артында нәрсә торганын үзем генә беләм.
– Бу сезонда ничә машина оттың?
– Өч машинам булды: ике «Лада Гранта» һәм бер «Веста».
– Аларны нишләтәсең?
– Мин беренче тапкыр гына машина отмыйм бит. Алдагы елларны җиңгәннәрне сата бардым, әти-әнигә ярдәм иттем. Быелгыларын да сатарга исәп. Без авылда җир алган идек. Йорт төзибез. Машиналар саткан акча йорт төзүгә кереп бетәчәк.
– Рәнис, русча итеп әйткәндә син безнең «завидный холостой» егет бит. Йөргән кызың бармы?
– Сөйгән ярымның исеме Чулпан. Минзәлә ягыннан.
– Өйләнергә уйлыйсыңмы?
– Алла теләсә, әлбәттә.
– Уңышлар сиңа, Рәнис!
Нет комментариев