Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Сабыйларга ярдәм итик

31 мартта 17 сәгать 30 минутта "Чаллы-ТВ" телеканалының турыдан-туры эфирында телемарафон була. Аның максаты - "Чудо Дети" дәвалау педагогикасы үзәген төзекләндерүгә акча җыю. Узган ел шәһәр башкарма комитеты әлеге үзәккә ГЭСтагы элеккеге музыка мәктәбе бинасын биргән иде. Анда төзекләндерү эшләре бара инде. Эшләр беткәч, биредә аутизм белән авырый торган балаларны...

31 мартта 17 сәгать 30 минутта "Чаллы-ТВ" телеканалының турыдан-туры эфирында телемарафон була. Аның максаты - "Чудо Дети" дәвалау педагогикасы үзәген төзекләндерүгә акча җыю. Узган ел шәһәр башкарма комитеты әлеге үзәккә ГЭСтагы элеккеге музыка мәктәбе бинасын биргән иде. Анда төзекләндерү эшләре бара инде. Эшләр беткәч, биредә аутизм белән авырый торган балаларны дәвалаячаклар. Шәһәр хакиме Наил Мәһдиев җитәкчеләрне әлеге чарада актив катнашырга чакырды. "Мин бу проектка игътибарлы булырга чакырам. Без яшь чаллылыларга реаль ярдәм кулы сузарлык хәлдә дип уйлыйм. Балалар язмышына кагылышылы сорауларга аеруча игътибарлы булырга кирәк", - диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев