Шагыйрә Лилия Тимергалиева хастаханәгә эләккән
Яңалыклар тасмасы

Шагыйрә Лилия Тимергалиева хастаханәгә эләккән

«Аллаһы Тәгалә миңа тагын бер кат мөмкинлек бирде», – ди ул.

Инвалид арбасында хәрәкәтләнүче шагыйрә, популяр җырлар авторы Лилия Тимергалиева соңгы вакытларда мәдәни чараларда, социаль челтәрләрдә күренми башлады. 

Баксаң хастаханәгә эләккән икән. Бу хакта ул үзе хәбәр итте. 

– Яз килде, тирә-якта матурлык дип язасы килә. Әмма... Өч атна элек мин планлаштырылмаган «больничный»га киттем. Сул кулым сынды, тагын бик күп җәрәхәтләр алдым. Яз һәм көз – миңа һәрвакыт сынау һәм көтелмәгән хәлләр чоры. Бозлы баскычтан таеп китеп, лифт янында гына аңыма килдем. Хәзер хастаханәдә. Димәк, минем миссиям әле үтәлмәгән, миңа чираттагы мөмкинлек бирелде, – дип хәбәр итте ул. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


бәхетсезлек Лилия Тимергалиева

Нет комментариев