Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Шагыйрә, җырлар авторы Илзирә Вәлиуллина кайгы кичерә

Аның ире вафат булган.

Соңгы елларда бик күп җырчыларга җыр текстлары язган танылган журналист, җәмәгать эшлеклесе, бик күп җырлар авторы («Тама, тама күз яшем», «Күзләреңдә сөю күрдем», «Яннарымда ул булганда», «Әни генә» һәм башка җырлар) Илзирә Вәлиуллинаның тормыш иптәше Ришат Минхәсән улы  каты авырудан соң, вафат булды. Бу хәбәрне автор башкаручы Флера Талипова җиткерде.

  – Әлеге авыр хәбәр кичә кич кенә килеп иреште, әле һаман аңыма килә алмыйча йөрим. 

Илзирә белән без танышканчы, аның иптәше Ришат минем иҗатым белән кызыксынган булган, җырларымны яратып тыңлаган икән. 

Илзирә белән танышуыбызга да ул сәбәпче булган диясем килә. 

 Күпме аралашып, якын дуслар булып та Ришатның соңгы елларда яман чир белән көрәшкәне турында ахырга кадәр беркемгә дә белгертмәүләренә аптырадым . "Үзебез генә яндык та, үзебез генә көйдек", - диде дустым. Ни хәтле көчле булырга кирәк ә?! 

Ни хәтле авыр тойгылар кичереп яшәсәләр дә, беркемне борчыйсылары, беркемгә дә авырлык китерәсе килмәүләре мине шул хәтле тетрәндерде. 

 Кичә Илзирә дустым миңа шалтыратып: "Ришат китте", - ди. 

Мин аңламыйм: "Кайда китте?» -  димен. 

Әле дә ушыма килә алмый, якын дустыма бернинди ярдәм күрсәтә алмаганыма үртәлеп утырам.

 Вакыт тәгәрмәченнән төшеп калмыйм диеп, дөнья артыннан куып, кайвакыт бер-беребезнең уй-кичерешләрен, хис-тойгыларын да сизмибез,тоймыйбыз икән бит....

Илзирә дустымның югалтуы, авыр хәсрәте белән уртаклашам.

 Ришатның урыны оҗмаһ түрләрендә булсын,рухы шат булсын! Я Раббым!

 Аллаһы Тәгәлә дустыма, кызларына, якыннарына  күркәм сабырлыклар бирсен, – ди ул.

Фото Флера Талиповадан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

3

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: югалту яман чир үлем-китем