Бу хакта финанс идарәсе башлыгы Светлана Мөлекова хәбәр итте.
Дүшәмбе киңәшмәсендә башкарма комитетның финанс идарәсе башлыгы Светлана Мөлекова 2025 елның 9 аенда бюджет үтәлеше буенча чыгыш ясады. Хисап чорында шәһәр казнасына 17 млрд 649 млн сум табыш кергән.
Бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 2,2 млрд сумга артык. Бюджетара трансферлар – 772 млн, үз керем 1,4 млрд сумга артты. Моңа физик затларның кеременә салымның артуы һәм 1294 өстәмә эш урыны барлыкка килү нәтиҗәсендә ирешелде.
Сүз уңаеннан быел хезмәт хакы 109 процентка артты. Керемгә салым узган елга караганда 1,1 млрд сумга күбрәк. 2025 елның 3 кварталында ул 5,5 млрд сум тәшкил итте.
Нет комментариев