Шәһәр мунчаларында пенсионерлар бушлай юына алачак
Яңалыклар тасмасы

Шәһәр мунчаларында пенсионерлар бушлай юына алачак

Акция 1 октябрьдә уздырылачак.

Яңа шәһәрдәге 2нче һәм ГЭС бистәсендәге 1нче санлы шәһәр мунчалары өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан акция оештыра. 
1 октябрьдә пенсия яшендәге шәһәрдәшләр бушлай мунча кереп кайта ала. Моның өчен үзең белән пенсия таныклыгын гына алырга кирәк. 
Җәмәгать мунчалары иртәнге сәгать 7:30дан кичке 19:00га кадәр кабул итәчәк. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


мунча

Нет комментариев