Шәһәр урамнарына 135 зур автобус, 50 «Газель» чыга
Пик сәгатьләрендә хәрәкәт интервалы 10-15 минут булачак.
Шәһәр хакимиятендә җәмәгать транспортының яңа маршрут челтәрен тәкъдим иттеләр. Якын киләчәктә шәһәр урамнарына 135 «НЕФАЗ» һәм 50 аз сыйдырышлы автобус чыга. Алар пик сәгатьләрендә 10-15 минут интервал белән, иртәнге 5тән төнге 11гә кадәр хәрәкәт итәчәкләр.
Җәмәгать транспорты 10 автобус һәм 11 трамвай маршруты буенча шәһәрдәшләрне кирәк урынга йөртә. Мәләкәс арьягына әлегә кадәр 4 маршрут буенча автобуслар йөри иде, якын киләчәктә аларның саны 6га җитә.
Маршрут челтәрләрен актуальләштерергә шәһәр бюджетыннан
16,2 млн сум акча бүлеп бирелгән иде.
Шәһәрдә 8,9 нчы маршрутларда аз кеше сыйдырышлы транспорт йөриячәк. Моңа пассажирлар йөртүче шәхси эшмәкәрләрнең автобуслары җәлеп ителә. Аларны «Пассажирские перевозки» ҖЧҖның элеккеге хезмәткәрләре йөртәчәк.
Фәрид Сәлахов әйтүенчә, «Горкоммунхоз» МУПына кечкенә автобуслар алу планлаштырылмый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев