Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Шәһәрдәшебез физик мөмкинлекләре чикле балага ярдәм итте

10 яшьлек Ранил Галиевка тернәкләндерү курсларына йөрүдән туктарга ярамый.

Газетабызның "Улымның инвалид булып калуында табиблар гаепле" дигән язмасы герое Ранил Галиев өчен узып баручы ел шактый уңышлы булды. 

Табиблар хатасы белән өч айдан инвалид булып калган малайга 10 яшь инде.

Табиблар йөрмәячәк дип карар кабул итсә дә, әти-әнисенең көн саен тернәкләндерү курсларында йөртүе нәтиҗәсендә ул 3 яшендә йөри башлаган, якыннары аңларлык булса да сөйләшә. Сеңлесе Сөмбел белән уйный, аның белән бергә акыл һәм физик яктан үсә.

Бүген изге күңелле шәһәрдәшебез, шәхси эшмәкәр Илфас Гарифҗанов Ранилнең сәламәтлеген ныгыту өчен финанс ярдәме күрсәтте. 

"Ранил карап торышка тыныч күренсә дә, вакыты-вакыты белән бик каты тавышлана. Шәһәр фатирында яшәгәндә күршеләр гел зарлана иде. Шуңа күрә фатирны сатып, Әҗмәкәйдән йорт алдык. Хәзер 30 ел кредит түлисебез бар. Ирем генә эшли.

 Шөкер, изге күңелле кешеләр ярдәме белән улыбызны даими рәвештә тернәкләндерү курсларына йөртәбез. Моны туктатсак аның хәле начарлана. Безгә ярдәм иткән Илфас Гарифҗановка, безнең турында язган "Шәһри Чаллы" газетасына рәхмәт. Улыбызны сөендергән өчен, Аллаһы Тәгалә үзегезне дә шатландырсын. Игелегегез меңе белән әйләнеп кайтсын" - ди улын мәктәпкә, курсларга йөртүче өч бала әнисе Айгөл Галиева. 

Шәһәрдәшебез Илфас Гарифҗанов Ранилгә киләчәктә дә ярдәм итәргә җыена.

"Мондый балалар үстергән гаиләләргә Аллаһы ярдәм бирсен.  Аларның тормышын бераз гына булса да яхшырта алуым белән үземне бәхетле саныйм. Балаларыбыз исән-сау булсын. Мондый хәсрәтләрне Аллаһы Тәгалә беркемгә дә күрсәтмәсен", - ди ул. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: физик мөмкинлекләре чикле #Госпабликиреспубликитатарстан #Госпаблики #своих не бросаем