«Шәһри Чаллы» газетасы редакциясе «Күрше» фестивалендә җиңде
Яңалыклар тасмасы

«Шәһри Чаллы» газетасы редакциясе «Күрше» фестивалендә җиңде

Бәйгегә республикадан – 1448 гариза җибәрелгән иде.

«Шәһри Чаллы» газетасы редакциясе Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән оештырылган «Күрше» фестивалендә җиңде. 

Бәйгегә республикадан – 1448, Чаллыдан 169 гариза җибәрелгән иде. Алар арасыннан Чаллыдан 7 проект җиңүче дип табылды.  Менә алар: «Шәһри Чаллы»дан – «Кышкы Пятачок», Оксана Алеевадан –  «Давайте подружимся!», «Ял паркы» МУПыннан –  «Остановки: Парки», ««КАМАЗ» мәдәният сараеннан – «Сокровище нации», Дмитрий Колесниковтан – «Фестиваль зимних забав «Ялкыш», Блалар һәм яшьләр иҗат үзәгеннән – «Соседские тропинки»,  Олег Лоншаковтан «Бабушкины сказки. Зимние узоры»  проекты.

Чаралар ишегалларында һәм иҗтимагый киңлекләрдә узачак. 

«Шәһри Чаллы»дан «Кышкы Пятачок»ның беренчесе 26 декабрьдә Шишкин бульварында була. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


ТР Рәисе Эх Чаллы пятачоклары «Күрше» фестивале

Нет комментариев