Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

“Шәһри Чаллы” героен хәрби операциядән кем алып кайткан?

Хәрби шәһәрдәшебез Чаллыга кайтканда үзе белән булган хәлне сөйләде.

 Чаллыда яшәүче хәрби Илдар Гайсин кыска вакытлы ялга кайтты. Юлда ул үзе белән булган хәлне сөйләде. “Чикне үткәч, таксида барганда алдагы машиналарның номерына күзем төште – Татарстанныкылар. Машина йөртүчене аларны куып тотарга сорадым – ярдәм кирәк түгелме дип сорарга иде исәбем. Бәхетемә, бу кешеләр Чаллыдан булып чыкты. Лилиана, Диләрә ханымнарның хәрби операция зонасына гуманитар ярдәм илтеп кайтулары икән.  Бу батыр йөрәкле хатын-кызлар йөк машинасын озатып барганнар. Мине дә үз машиналарына утыртып кайттылар. 1800 километр тирәсе юл үттек”, - дип сөйләде хәрби.

Ул Мәскәүгә дә, Казанга да билетлар ала алмаганын, шушы киң күңелле шәһәрдәшләребез очрамаса, өйгә кайтканчы тагын тәүлектән артык вакыт узасын да әйтте.  

Исегезгә төшерәбез, шәһәрдәшебез, “Шәһри Чаллы” герое узган җәйне үз машинасында Донецк өлкәсенә барып шартлаулардан зыян күргән әби-бабайларның йортларын төзекләндергән иде.  

Лилиана һәм Диләрә ханымнар турында тулырак “Шәһри Чаллы” газетасының алдагы санында укыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Украина махсус операция