Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Шәһри Чаллы»дан – пятачок! Яңа сезон!

Билетлар санаулы.

28 март көнне шәһәрдәшләрне һәм кунакларны «Шәһри Чаллы»дан – пятачок!»ка чакырабыз. Концерт Сара Садыйкова исемендәге концертлар залында үтәчәк. 
Пятачок, һәрвакыттагыча, тамашачыны яраткан артистлары белән сөендерә. Бу юлы концертыбызда Татарстанның һәм Башкортостанның атказанган артисты Гүзәл Әхмәтова, Зөлфирә белән Алмаз Мирзаяновлар, Фәнилә Салихова, Габидулла Хөрмәтуллин, Алинә Әхмәтшина катнаша. Алыштыргысыз алып баручыларыбыз Илнур Гомәров һәм Резидә Ганиева тамашачыларның күңелен ачачак. Бәйрәмне виртуоз баянчы Ринат Насыйров кыздырачак. Рәхәтләнеп биергә, ял итәргә килегез, дуслар!

Концертыбыз 18 сәгать 30 минутта башлана.

Билетларны Билетон.ру сайтыннан, С.Садыйкова исемендәге концертлар залы кассасыннан һәм редакциядән (Яңа шәһәр, Яшь Ленинчылар бульвары, 9 (27/19)) сатып алырга мөмкин. 

Белешмәләр өчен телефон: 8 (8552) 57-01-19.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: концерт