Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Шәһри Чаллы»дан - Пятачок Сабан туе» арыганчы биетте!

Җиңү паркы мәйданында чираттагы җырлы-биюле тамаша узды.

6 июль көнне Җиңү паркы мәйданында "Шәһри Чаллы"дан - Пятачок Сабан туе!" узды. 

Күренеп тора, халык бәйрәмне көтеп алган. Пәнҗешәмбе, эш көне булуына карамастан, мәйданда алма төшәр урын юк. 

“Эх, Пятачоклары...” җыры белән Илнур Гомәровның килеп чыгуы булды, халык тыпырдатып биергә кереште. Тыпырдатып бер басмагач, чыннан да, бию буламени ул? Ярый идәннәр такта түгел, өстен аска китерерләр иде... Дәртле шәһәрдәшләрнең рәхәтләнеп күңел ачуы ерактан ук ишетелеп торды.

 

“Шәһри Чаллы” редакциясе шундый максат куйды да. "Пятачок Сабан туе" арыганчы биетергә тиеш иде. 

Алып баручылар Резида Ганиева белән Илнур Гомәров төрледән-төрле биюле ярышлары уздырды. Хәтта чиләккә су тутырып көянтә белән дә биеттеләр. Биегәндә суны түкми кара әле син! “Пятачоклар”га йөреп шулхәтле остарганнар, җиңүчене билгели алмый интектек. Ахыр чиктә, киресенчә, су түгеп биючене җиңүче итәргә булдык. Рамил Җәмәлиев белән Гөлҗиһан Гыймадиева биюе һәркайсының күңелен күтәрде. Булгач булсын диделәр, ахрысы. Рәхәтләнеп коена-коена биеделәр. 

Төрле сынаулардан соң финалга Рамил Җәмәлиев, Фоат Галиуллин, Фәйрүзә Сабирова, Сарманнан Лена Хафизова, Айрат Шәйдуллин, Гөлнур Фазлыева һәм Тәслимә апа чыктылар. Бу юлы сәхнәдә биеп күрсәтергә кирәк иде. Җиңүчегә приз – шәһәр мунчасына ике кешелек билет. Халык күңелен Актаныш егете - Айрат Шәйдуллин яулады.

Шәһәрдәшебез "Пятачок"ка әзерләнеп килгән. Бәйрәм тәмамланганнан соң, гармунын чыгарып татар көйләрен сузды. "Әйдәгез төнге 12гә кадәр җырлыйбыз!" - ди Айрат. Шәһәрдәшләр дә каршы түгел. Уратып алдылар да татар халкы җырларын җырлап моңландылар. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пятачоклар шәһри чаллы