Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Резидә Юсупова: «Хәзер бөтен нәрсәне рәттән тәти-тәти дип языйкмыни?»

«Шәһри Чаллы» газетасының баш редакторы нәшер ителүче татар басмасының бүгенге хәле, журналистның урыны турында сөйләде.

19 Май Татарстан матбугаты көне – Татарстан журналистлары һөнәри бәйрәмен билгеләп үтте. Бу уңайдан «Шәһри Чаллы» газетасының баш редакторы Резидә Юсупова белән әңгәмә кордык. Чаллыда нәшер ителүче татар басмасының бүген хәле ничек?

– Резидә ханым, һөнәри бәйрәмне каршылаганда кәефләр ничек? Үзегезнең дә, коллективның да?
– 19 Май һәрвакыт икенче яртыеллыкка подписка барган чорга туры килә. Безнең өчен ул урак өсте белән бер. Газетабызның сыналган, безнең бер-беребезне сынаган киеренке чор. Хәзер элеккеге кебек газетага дәррәү кубып язылмыйлар бит. Интернет заманы. Җитмәсә, язылам диючеләргә дә каршылыклар зур – почта хезмәте юньләп эшләми. Шулай да безгә планны үтәргә кирәк – ул безнең бюджетка йогынты ясый, коллективны яшәтер өчен акча кирәк. Шуңа күрә газетабызны кызыклы, файдалы итү уе ел әйләнәсенә бер минутка да баштан чыкмый.

– ⁠Сезнеңчә, «Шәһри Чаллы»ны нигә алдырырга тиешләр? 
– Беренче чиратта, шәһәрнең бердәнбер татар басмасын яшәтү өчен алдырырга кирәк. Бүген милләтебезне ничек саклап калырга, үстерергә дип бик күп сөйләшәбез бит. Үз матбугатыбызны да кайгыртырга кирәк. Балтыйк буе дәүләтләрендә милли күтәрелеш елларында бер гаилә дистәләгән экземплярда яздырткан булган. Милли матбугаты булган халык белән генә санлашалар. Инде бу сүзләр пафослырак тоелса, гади итеп әйтәм – «Шәһри Чаллы» бик кызык, укып туймаслык газета. Безнең кагыйдә – «Кешеләр турында һәм кешеләр өчен». Анда шәһәр вакыйгаларын түкми-чәчми биреп барабыз. Танылган шәһәрдәшләребез, төрле язмышлар турында язабыз. Журналистлар эзләнүдә. Соңгы вакытларда «Әйтим әле!» рубрикасы популяр. Журналистлар урамга чыгып шәһәрдәшләребезне тыңлый, кемнәрдер зарлана, кемнәрдер шатлыклары белән уртаклаша. Шундый интерактив аралашу бара. Чаллы идарә итү компанияләрен Мәскәү компанияләре алгач, торак-коммуналь хуҗалык проблемалары белән шалтыратулар бермә-бер артты. Язын 32нче комплекста яшәүчеләрдән йорт түбәләрендә зур боз сөңгеләре хасил булуын, шуның кешеләр өстенә төшүеннән куркып яшәүләрен хәбәр иттеләр. Идарә итү компанияләре тыңламаган. Монда ниндидер технологик тайпылыш, түбәдән агучы торбага боз ката. Кешеләр шуннан үтеп йөри. Шул бозларны чистарттыру өчен генә дә журналист кайларга гына мөрәҗәгать итмәде – идарә итү компаниясенә дә, торак-коммуналь хуҗалык идарәсенә дә. Күрше шәһәрдә бер сабый өстенә түбәдән кар ишелеп төште. Шөкер, бездә андый бәхетсезлек булмады. 

– Резидә ханым, «Шәһри Чаллы»га бераз теш күрсәтергә дә туры килә, димәк. 
– Алай дип әйтергә дә ярыйдыр. Чөнки халык безгә ышанып мөрәҗәгать итә, ярдәм көтә икән, без күз йомарга тиеш тугел. Әле күптән түгел генә бер бәхәсле вакыйганың уртасында калдык. Шәһәркүләм «Татар малае» конкурсында катнашучыларны жюри гадел бәяләмәде дип редакциягә Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Илнур Гомәров мөрәжәгать итте. Әлеге бәйгедә аның улы катнашкан. Илнур әфәнде үзе дә шәһәр мәдәният дөньясында кайный торган билгеле шәхес. Кыскасы, ел да үтә торган бәйгене оештыруга карата ул тискәре бәя бирде. Әлбәттә, бу оештыручыларга ошамады, газетаны гаепләп чыктылар. Мин аларга үзләренең фикерләрен җиткерергә тәкьдим иттем – ризалашмадылар. Очраклыдырмы, юктырмы, бу бәхәскә бик күп мәдәният хезмәткәрләре үз мөнәсәбәтен белдерде. «Шәһри Чаллы» үзгәрде дип киная белдерделәр. Шунысы кызык, мона кадәр үзләре турында мактап язганда алар дәшми иделәр. Инде хәзер бөтен нәрсәне рәттән тәти-тәти дип языйкмыни? Балалар конкурсында жюриның эше аеруча жаваплы. Кызганычка каршы, татар бәйгеләрендә мондый ризасызлык белдерү очрагы беренче генә түгел. Узган ел «Сабантуй гүзәле» бәйгесендә бәяләүдән канәгать булмый калучылар булды. Андый нәрсәләргә гел күз йомсак ничек була инде ул. Газета ул нәкъ менә үзебезне борчыган мәсьәләләрне яшермичә, уртага салып сөйләшер, бәхәсләшер өчен дә.

– Журналистның каләме үткен булырга тиеш дисезме?
– Нәкь шулай. Тәнкыйть язмаларын журналист ансат кына яза алмый. Моның өчен җитди әзерлек, теманы тирәнтен белү, житлеккәнлек кирәк. Минем моңа кадәр дә әйткәнем бар инде. «Шәһри Чаллы» татар журналистлары әзерләү мәктәбе дә ул. Чаллыда башка андый мәктәп юк. 

– «Шәһри Чаллы» әле ул социаль челтәрләре көчәйгән басма да. Бүген Чаллыда иң төп татарча пабликлар – «Шәһри Чаллы»ныкы.
– ⁠Син әйт әле, нинди кыска вакыт эчендә барлыкка килде алар! Без дистә еллар сайт, социаль челтәрләрен булдырган коллегаларыбызны куып тотып барабыз. Ә моның сере тынгысызлыкта. Социаль челтәрләр туктаусыз эшләүне сорый, юкса подписчиклар китә дә бара. Ә безнең бәйрәмдә дә, ял көннәрендә дә яңалык арты яңалык. Озын бәйрәмнәрдә постларыбызны караучылар бермә-бер күп булды. Эшкә килгәч кызларга рәхмәт әйттем. Бәхеткә, алар эшебезнең үзенчәлеген төшенгән кешеләр.

– Социаль челтәрләрдә аерым проектлар да бар. 
– «Җомга иртәсе» тапшыруын коллегабыз, эшмәкәр Гөлчәчәк Титова алып бара. Халык көтеп алган бу тапшыруны мөхтәсибәттә дә югары профессиональ дәрәҗәдә дип бәялиләр. «Йолдызлы мизгел» тапшыруы (авторы коллегабыз Резидә Ганиева) Чаллы артистларының серләрен чиштерә. Гомумән, редакция журналистлары интернет белән дус. Видеолар төшереп урнаштырудан кызык табалар. Үзләре белеп әллә ниләр эшлиләр, әллә нинди алымнар кулланалар. Кайвакыт мин читтән генә күзәтәм аларны, аларның иҗади, һөнәри үсештә булуларына сокланам. 

– Бу атнада «Шәһри Чаллы»дан – «Пятачок»ның өченче сезоны башланды. Быел ул нәрсәсе белән истә калыр?
– ⁠Быел ул тагын да күңеллерәк булачак. Ул иң халыкчан, дәвамлы проект. Анда танылган артистлар катнашырга атлыгып тора. Халык арасыннан да талантлар сайлап алачакбыз. Быелгы «Пятачок» Гаилә елына багышлана. 

– ⁠Сез беләсезме, «Шәһри Чаллы»дан – «Пятачок» үрнәгендә тагын кече «Пятачок»лар эшли башлады. Безнең «Пятачок»та кызган егетләр аерым җыелып күңел ача.
– ⁠Шәп бит. Чаллы тарихыннан беләбез, элек тә «Пятачок»лар бер урында гына булмаган. Кайда урын бар, шунда чыкканнар да биегәннәр. Аларның үзләренчә булсын. Ә «Шәһри Чаллы» «Пятачогы»ның инде үз статусы, традицияләре, үз йөзе бар. «Шәһри Чаллы»ныкы – «Шәһри»чә!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев