Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
Яңалыклар тасмасы

Шәйхетдиновларның балалары нәрсә белән шөгыльләнә?

Уллары КВНда уйный, кызлары җырлый

Чаллыда яшәп иҗат итүче җырчылар Айгөл һәм Ришат Шәйхетдиновларның балалары да үзләре кебек сәхнәдән төшмиләр. Алар икесе дә яхшы укыйлар, гимназиядә һәм шәһәрдә узган чараларда актив катнашалар.

 2нче гимназиянең 8нче сыйныфында укучы уллары Рәсим шаяннар һәм тапкырлар клубында уйный. Ул - команда җитәкчесе.

«Русча да, татарча да уйныйлар. Бөтен юморны үзләре уйлап табалар. Алар мөстәкыйль. Без җанатарлар булып барып карыйбыз гына. Улымның командасы күп уеннарда җиңде», – ди Айгөл улы турында.

2нче сыйныфта укучы Риана – Чаллының нәни йолдызчыгы. Ул җырларга ярата. Әтисе язган җырларны башкарып төрле бәйгеләрдә призлы урыннар яулаган. Гомуми белем бирү мәктәбеннән тыш, ул 4нче музыка мәктәбендә укый, «Мизгел» балалар халык ансамбленә дә йөри. Моның өстенә бик матур итеп рәсемнәр дә ясый икән.

«Риана минем кул эшләренә дә кызыга. «Әнием, өйрәт әле», – ди. Әмма ныклап өйрәнеп китә алмый. Бәләкәйрәк тә, вакыты да җитми. Гимназиядән соң музыка мәктәбенә бара. Аннары өй эшләре. Кызыбыз зәвыклы киенергә ярата. Аннан башка гына алган кием-салымны кимәскә дә мөмкин. Шуңа күрә хәзер аңа киемне бергә алабыз», – ди җырчы кызлары турында. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев