Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Сакланганны Аллаһ саклар

Чаллыда 30 ноябргә кадәр фатирларда газ плитәләрен тикшерә башладылар.Иваново шәһәрендә торак йортта газ шартлап 6 кешенең гомере өзелгәч, шәһәр хакиме Наил Мәһдиев мондый хата бездә булырга тиеш түгел, дип белдерде. Хаким чит ялгышлыклардан сабак алырга тиешбез, дип әйтте. Әммә узган җәй Чаллыда бер торак йортта газ шартлау булган иде инде....

Чаллыда 30 ноябргә кадәр фатирларда газ плитәләрен тикшерә башладылар.Иваново шәһәрендә торак йортта газ шартлап 6 кешенең гомере өзелгәч, шәһәр хакиме Наил Мәһдиев мондый хата бездә булырга тиеш түгел, дип белдерде. Хаким чит ялгышлыклардан сабак алырга тиешбез, дип әйтте. Әммә узган җәй Чаллыда бер торак йортта газ шартлау булган иде инде.

Газ җиһазларын тикшерүчеләр плитәләрнең фатирларда дөрес урнаштырылуына, дөрес ялгануына һәм төзеклегенә игътибар итәчәкләр.Шуңа күрә шәһәр халкына мөрәҗәгать итеп, тикшерүчеләргә квартираларга керергә рөхсәт итүләрен сорыйлар.Сакланганны Аллаһ саклар, ди халкыбыз.Хәвеф-хәтәрләр булмасын өчен хәстәрен күрик!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев