Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Хәрбине СВОдан кайтарырлармы?

«Без кеше хокукларын якларга тиеш», – ди мэр.

Чаллыдан мобилизацияләнгән һәм яраланып кайткан хәрбине ТР кеше хокукларын яклау буенча вәкаләтле Сәрия Сабурская ярдәме белән Санкт-Петербургта дәвалауга ирешкәннәр. Әмма аның кулбашына протез кую мәсьәләсе әле хәл ителмәгән. Чөнки хәрби-табиб комиссиясе ирне хәрби хезмәткә яраксыз дип тапмаган. Хәзерге вакытта ир махсус хәрби операция зонасында. Тик сәламәтлеге чикле булу сәбәпле, ул хәрби бурычын тулысынча үти алмый икән. 

Аңа инвалидлык статусы бирү һәм аны өенә кайтару, дәвалауны дәвам итү һәм материаль ярдәм бирү буенча эш дәвам итә. 

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев кешеләргә канун кысаларында булышырга чакырды. «Без кеше хокукларын якларга тиеш», – диде. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев