Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Салават Фәтхетдиновның элеккеге биючесе шаккатмалы бәрәңге үстергән

«Бер литрлы банка кадәрле бәрәңгеләрне күргәч үземә шок булды. Мондый зур бәрәңгене гомеребездә дә күргәнебез юк иде», - ди ул.

Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов төркемендә төрле биюләр биеп тамашачыларны шаккаттырган Рәсимә Мөхәммәтшина-Хәйбуллина быел үзе дә шок хәлен кичергән. 

Зур Шилнәдәге бакчаларында ул гаиләсе белән бергә бер литрлы банка зурлыгында бәрәңге үстергән. 

– Без тавык йомыркасыннан да зур бәрәңге гомеребездә алганыбыз юк иде. Быел 14 апрельдә өйдә үргән бәрәңгеләрне ике кечкенә участокка утырттык. Җиргә бернинди ашлама да кертмәдек. Фәкать барган саен скважинадан салкын су сиптек. Колорадо коңгызы да булмады. Мин уңыш алырга өметләнмәгән дә идем. Бер көннне үзем кыяр, помидор тозлаганда Дамирга бәрәңгене алып кара дигән идем.  

Ул алган... Шундый зур бәрәңгеләр чыккан. Ирем аларны өеп куйган да миңа ирония белән: «Бәрәңгене кара», – ди. Мин мондый эре бәрәңге булуына башта ышанмадым, берара шок кичердем.  Фотоларын җибәргәч бөтен туганнарыбыз, дусларыбыз шаккатты. Орлык сорый башладылар. Нинди сорт икәнен дә белмибез. Дамир: «Көз көне Мари бәрәңгесе дә алган идем, Тукай районыннан да бирделәр», – диде. 

Бу атнада авылга кайтам. Бөтен туганнарга күчтәнәчкә берәр бәрәңге бирермен дип торам, – диде безгә Рәсимә Хәйбуллина. 

Аның турында тулырак язманы газетабызның киләсе саннарыннан укырсыз. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бакчачы Салават Фәтхетдинов бәрәңге