Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Салават Илһам Шакиров премиясенә лаек җырчының исемен әйтте

Кем ул?

Татарстанның халык артисты, мәшһүр җырчыбыз Илһам Шакиров исемендәге икенче республика премиясенә дәгъва кылучылардан гаризалар кабул ителә башлады. Ул агымдагы елның 15 ноябренә кадәр дәвам итә. Премия исә 2023 елның 15 февралендә Илһам Шакировның туган көнендә Татарстан дәүләт филармониясендә узачак тантанада тапшырылачак. Премиянең приз фонды 600 мең сум. Ул өч кешегә бирелә: хатын-кыз һәм ир-ат профессионал җырчыга, «Халык җырларын» башкаручы номинациясендә җиңгән үзешчәнгә. 

Жюри рәисе Салават Фәтхетдинов премиянең күләмен әйтергә дә оят дип белдерде. «Илһам Шакиров исемендәге премия Тукай премиясеннән ким булырга тиеш түгел», – диде ул. 

Җырчы шулай ук Татарстандагы беренче дәрәҗәдәге җырчының исемен дә атады. «Татар эстрадасында Илһам Шакиров дәрәҗәсендәге җырчы юк. Мин аның исемендәге премия шәхеснең дәрәҗәсенә туры килергә тиеш дип саныйм. Ул – узган ел премия алган Филүс Каһиров. Аның дәрәҗәсендәге җырчы быел булырмы? Бәлки премияне икенче тапкыр да Филүскә бирергә туры килер», – диде яраткан җырчыбыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шоу бизнес Салават Фәтхетдинов Филүс Каһиров