Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«СалаваТik» дигән өр-яңа YouTube проект Балалар өчен барлыкка килде

Әлеге проект Tik-Tok һәм башка социаль челтәрләрдә популярлык казаныр дип планлаштырыла.

 «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары балалар өчен «СалаваТik» дип аталган проект башлый. Ул — кече яшьтәге балалар өчен җырлы-биюле проект. «Без кечкенәдән тыңлап, җырлап үскән татарча балалар җырларын бүгенге заман балаларына аңлаешлы формада өйрәтү, таныту — бу проектның төп максаты. Әлеге эш төрле юнәлештә алып барылачак. Видеоязмаларны YouTube каналда урнаштырып кына калмыйча, бүгенге көндә балалар арасында популяр булган Tik-Tok һәм башка социаль челтәрләргә дә чыгарырга җыенабыз», — дип белдерде журналларның баш мөхәррире Зилә Хөснетдинова.

Әлеге проектның идея авторы — «Татмедиа» ААҖ генераль директоры Шамил Садыйков. Зилә Хөснетдинова сүзләренчә, «СалаваТik» проекты өчен җырларны музыкант Руслан Әмиров әзерли. Ул балалар белән эшли, аларның тавышларын яздыра, музыкага заманча яңгыраш өсти.

«2021 елга барлыгы 16 җыр яздыру планлаштырыла. Әлбәттә, татар җырлары бик күп. Без аларны таптык, тупладык, сайлап алдык. Сайлап алуда төп шарт — җырның бер үк вакытта гади дә, җиңел дә, аңлаешлы да булуы. Шулай ук күпләр балачакта җырлап үскән, таныш җырлар эзләдек», — диде ул.

Җырлы-биюле «СалаваТik» проектында барлыгы алты бала катнаша. Аларның иң кечкенәсенә 6 яшь. Балалар барысы да төрле җәнлек киемнәреннән: юлбарыс, песи, жираф, бермөгез, аю һәм пингвин.

«Проектта катнашучы балалар — Татар дәүләт филармониясендә шөгыльләнүчеләр. Аларны танылган җырчы Гөлназ Гафурова әзерли. Ул балаларга җырларны өйрәтә, тавышларын куя. Бию хәрәкәтләрен исә балалар „Казан“ бию ансамбле җитәкчесе Чулпан Закирова ярдәме белән өйрәнәләр. Алга куйган максатыбыз – балаларны үзебезчә, татарча җырлатып биетү», — диде баш мөхәррир. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев