Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Салаватны балалар да, олылар да яратты

ТЭЦ үзешчәннәре коррекция мәктәбендә чыгыш ясады.

Чаллы ТЭЦы талантлары – барлыгы 10 кеше Минзәләнең коррекция интернат-мәктәбендә булып кайттылар.

"Без укытучылар көненә багышланган чарада катнаштык. Башта балалар концерт куйды. Аннары безнең артистлар чыгыш ясады. Без бергәләп укытучыларны, ветераннарны Укытучылар көне белән котладык. Яшь җырчы Салават Сакаевны аеруча яраттылар. Балалар да, өлкән укытучылар да тотып-тотып карадылар үзен, янына басып фотога төштеләр", – ди предприятиенең  социаль эшләр буенча белгече Миләүшә Гыйльмиярова. 

Интернат мәктәп директоры Нурхади Гыйльфанов Чаллыдан килгән үзешчән артистлар өчен экскурсия дә үткәргән. Биредә тәрбияләнүче балалар кул эшләре, бакчачылык белән шөгыльләнәләр, хәтта сыр да ясыйлар икән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бала ана капиталы Салават Фәтхетдинов ТЭЦ