Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Салкын вакытта урамда эшләргә ярыймы?

Сорауга Тукай районы прокуратурасыннан җавап бирәләр.

– Салкыннарда урамда бернинди медицина чикләүләре булмаган кешеләргә генә рөхсәт ителә. Шулай ук алар климат шартларына туры килә торган шәхси саклану чаралары комплекты белән тәэмин ителергә тиеш. Ачык һавада яки җылытылмаган бүлмәләрдә эшләгәндә махсус тәнәфесләр үткәрү шарт. Тәнәфесләр түләнә. Тәнәфесләрнең озынлыгы һәм саны һава температурасына гына түгел, ә җил көченә дә бәйле була. Җылыту урыннарында һава температурасы 21-25 градус дәрәҗәсендә сакланырга тиеш. Бу бүлмәләрне шулай ук кул һәм аяк җылыту җайланмалары белән дә җиһазландырырга кирәк. 

Эш бирүченең бу мәсьәләдә ваемсызлыгы административ җаваплылык белән бәяләнә. эш бирүченең ваемсызлыгы аркасында хезмәткәрнең сәламәтлегенә зыян салынса, вазифадагы зат җинаять җаваплылыгына тартылачак.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: белгеч киңәше