Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Салкыннар 26 февральгә кадәр дәвам итәчәк

Бу көннәрдә Татарстанда нормадан 10-15 градуска түбәнрәк аномаль суык һава хөкем сөрә, дип хәбәр итә республика гидрометеорология үзәге.

Синоптиклар фаразы буенча, бүген төнлә -21-26 градуска, урыны белән -31 градуска кадәр суытачак, кар явачак. Көндез явым-төшемсез, -15-20 градус.

Ял көнне һәм дүшәмбедә республикада төнлә һәм иртән термометрның терекөмеш баганасы -24-31, урыны белән -37 градусны күрсәтәчәк. Көндез -17-24 градус булачак.

Бәйрәм көнне – 23 февральдә тагын да салкынайту көтелә: төнлә -30-35, урыны белән -38 градуска кадәр. Көндез -22-27. Шул ук вакытта көчле җил аркасында тагын да суыграк тоелачак. Шуңа күрә өшү куркынычы зур

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев