Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Салкыннар сәбәпле мәктәпләрдә укулар кичектерелергә мөмкин

Синоптиклар хәбәр итүенчә, 9 гыйнварда (каникуллардан соң беренче уку көнендә) Чаллыда төнлә -33, көндез -30 градус салкын булачак.

Республикада алдагы көннәрдә дә салкын һава торышы сакланса мәгариф учреждениеләрендә дәресләр үткәрелмәячәк, дип хәбәр итә ТР мәгариф һәм фән министрлыгы.

Канун буенча һава температурасы - 25 градустан (авылда - 23) түбән төшкән очракта башлангыч сыйныф укучылары өчен дәресләр үткәрелмәскә мөмкин. 5-9 сыйныф укучылары мәктәпкә бармасын өчен термометр баганасы шәһәрдә - 27, авылда -25 градустан түбәнрәк булырга тиеш.  - 32 (авылда - 30) градус салкын булса өлкән сыйныфларда да дәресләр  кичектерелә.

Синоптиклар хәбәр итүенчә, 9 гыйнварда Чаллыда төнлә -33, көндез -30 градус салкын булачак. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәгариф