Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Саломэ, Андраник, Карталь... Чаллыда балаларга тагын нинди исемнәр кушалар?

ЗАГС идарәсе башлыгы Равилә Зарипова сөйләде.

Чаллыда ата-аналар балаларына үзенчәлекле исемнәр кушарга ярата. Бу хакта эшлекле киңәшмәдә ЗАГС идарәсе башлыгы Равилә Зарипова сөйләде. Узган ел малайларга Андраник, Карталь, Мир, Дарий, Самаэль, Эмерсон, Румит дип кушканнар. Румит киресенчә Тимур дип укыла. Әтисе Тимур бу исемне матур һәм үзенә якын дип тапкан.

Кызларга Аюна, Декабрина, Илгүзәл, Саломэ, Елея, Сапфира дип кушканнар. Дини китапларда очрый торган Натан, Вирсавия, Дауд, Ибраһим, Хәят, Евангелина, Яхъя, Харун, Гавриил, Солтан кебек исемнәр дә сайлаганнар. 

Шәһәребездә Анна-Мария, Агат-Милан, Әхмәт Фаяз, Мөхәммәд Ясин кебек кушма исемле балалар да яши. Исегезгә төшерәбез, узган ел әти-әнисе кыз балага Россия-Святоссия-Святороссия исемен бирделәр. 

Равилә Зарипова иң популяр исемнәрне дә атады. Малайларга ешрак Тимур, Әмир һәм Марк дип кушалар. Кызларга - София, Әминә, Амелия һәм Эмилия.  

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев