Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Салым бурычларын смс аша белергә мөмкин

Мондый мәгълүмат форматы салым түләүчегә пенялар исәпләүгә юл куймаска мөмкинлек бирә.

Бүгенге көндә салым түләүчеләрнең  электрон почта яки смс-хәбәр аша салым түләү турында актуаль мәгълүмат алу мөмкинлеге  барлыкка килде. Моның өчен Россия Федераль салым хезмәте боерыгы белән расланган форма буенча бурычлар турында мәгълүмат бирүгә ризалык җибәрү дә җитә.

Ризалыкны салым түләүченең шәхси кабинетыннан бирергә, салым инспекциясенә кәгазьдә шәхсән, вәкил аша алып килергә, почта аша заказлы хат белән җибәрергә яки электрон формада телекоммуникацион элемтә каналлары аша тапшырырга була.

Мондый мәгълүмат форматы салым түләүчегә мәҗбүри түләүләр түләү буенча исәп-хисапларның агымдагы торышын үз вакытында күзәтеп торырга һәм пенялар исәпләүгә юл куймаска мөмкинлек бирә. Смс-һәм e-mail-мәгълүмат бирүнең өстенлеге шулай ук мәгълүматларның актуальлеге булып тора, сервис агымдагы датага дөрес мәгълүмат бирә.

Бурыч турында хәбәрләрне кварталга бер тапкырдан да ешрак җибәрмиләр. Салым түләүче, баш тарту турында гариза юллап, алга таба мәгълүмат бирүдән теләсә кайсы вакытта баш тарта ала. Бурыч турында хәбәр итү механизмын гамәлгә ашыру буенча барлык файдалы мәгълүмат, шулай ук аны түләү ысуллары Россия Федераль салым хезмәте сайтының "бурыч турында мәгълүмат" махсус битендә тупланган nalog.gov.ru/info_dolg/.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: белгеч киңәше