Салымнарны кайчанга кадәр түләп бетерергә?
Чаллы халкы бюджетка 1,2 млрд сум акча тиеш.
Чаллы салым инспекциясе быел 329 мең кешегә белдерү хатлары җибәрде. Ел ахыры. Транспорт, милек, җир участоклары хуҗаларына һәм банк кертемчеләренә салым түләр вакыт җитте. Хатларның 199 меңе электрон рәвештә юлланса, калганнары Россия почтасы аша җибәрелде.
«Милек салымнарын 2 декабрьгә кадәр түләп бетерергә кирәк. Чаллы халкы бюджетка 1,2 млрд сум акча түләргә тиеш», – дип Чаллы салым инспекциясе башлыгы Диана Сагетдинова.
12 ноябрьдә Чаллы салым инспекциясендә «Ачык ишекләр көне» булачак. Салым буенча сораулары булган, Интернетта шәхси кабинет ачарга теләүчеләрне көтеп калалар.
Искәртергә кирәк, банкка акча салып, процентлы керем алучылар быелдан салым түли башлый. Аның шартлары турында тулырак монда язылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев