Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Сарман -Чаллы арасында 23 яшьлек егет югалган

12 февраль көнне Сарман районы Сөлек авылыннан 23 яшьлек Салават Нуретдинов якыннары янына Чаллыга юл тота. Тик авылны чыккач та аның юлы киселә: инде өченче тәүлек буе егеттән бер хәбәр дә юк. -Бу авылда безнең йортыбыз бар, - ди Салаватның әнисе Дания ханым. - Ул отпуск ялында анда бер атна...

12 февраль көнне Сарман районы Сөлек авылыннан 23 яшьлек Салават Нуретдинов якыннары янына Чаллыга юл тота. Тик авылны чыккач та аның юлы киселә: инде өченче тәүлек буе егеттән бер хәбәр дә юк.


-Бу авылда безнең йортыбыз бар, - ди Салаватның әнисе Дания ханым. - Ул отпуск ялында анда бер атна ял итте. Шимбә көнне исә: "Иртәгә киләм" дип "смс" язды. Шуннан бирле аннан бер хәбәр дә юк. Телефоны сүнгән.

Дания ханым фикеренчә, егет Хуҗәмәт аркылы Минзәләгә юл тотарга тиеш. Казанга килү фактын ул кире какты. "Анда нишләп йөрсен?". Юлга чыгар алдыннан ул шушы ук авылда әнисенең сеңлесенә сугыла. Салаватта сәерлекләр, курку-шөбһәләнү билгеләре сизелми.

Бер тәүлектән соң өйгә кайтмагач, егетнең якыннары хокук саклау урынына гариза язган. Авылдан чыгып киткәндә Салаватның өстендә куе яшел төсле куртка, куе зәңгәр төсле чалбар була. Башындагы шапкасы зәңгәр яки көрән булырга мөмкин.

Салаватның туганнан туганы Булат югалу факты буенча газеталарга игълан биргән. Дания ханым улын эзләү максатыннан буенча кул кушырып утырмаса да, күрәзәчеләргә бармаган. Ә башка нечкәлекләрне сөйләүдән ул баш тартты. Улының югалуын исә: "Вышел, пошел и не дошел" дип бәяләде.


Бәлки Интертат.ру укучылары арасында Салаватны күрүчеләр яки аның турында ни дә булса белүчеләр бардыр? Ана белән улның тизрәк күрешүен телик. Дания ханымның телефоны: 89173983056


Чулпан ШАКИРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев