Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Самоварлар күргәзмәсе ачылды

Чаллы шәһәр тарихы һәм туган якны өйрәнү музеенда самоварлар күргәзмәсе ачылды. Бирегә 100гә якын,төрле чорда,төрле төбәкләрдә эшләнгән самоварлар куелган. Шунысы кызыклы, алар арасында патша заманнарында һөнәрчеләр, тимерчеләр ясаганнары да бар. Россиядә самоварлар җитештерүгә һәрвакыт игътибар биргәннәр. Ул байлык билгесе һәм беренче кирәкле әйбер булып саналган. Күргәзмәдә, шулай ук, чит илләрдән...

Чаллы шәһәр тарихы һәм туган якны өйрәнү музеенда самоварлар күргәзмәсе ачылды. Бирегә 100гә якын,төрле чорда,төрле төбәкләрдә эшләнгән самоварлар куелган. Шунысы кызыклы, алар арасында патша заманнарында һөнәрчеләр, тимерчеләр ясаганнары да бар.

Россиядә самоварлар җитештерүгә һәрвакыт игътибар биргәннәр. Ул байлык билгесе һәм беренче кирәкле әйбер булып саналган. Күргәзмәдә, шулай ук, чит илләрдән кертелгән самоварларны да күрергә була.

Шәһәр музее хезмәткәрләре бу самоваларны халыктан җыйган. Ул әле тагын да тулылана тора, чөнки, күргәзмәне караганнан соң үзләрендә сакланган иске самоварларны китерүчеләр һаман да бар. Шунысы үкенечле, төсле метал җыючыларга тапшырып, сирәк очрый торган самоварларның күбесе юкка чыккан, дип әйтә музей хезмәткәрләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев