Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Сара Садыйкованың кызына 100 яшь

Ул һаман да актив. Концертлар оештыра, китаплар, дисклар чыгара.

Татар халкының бөек композиторы Сара Садыйкованың кызы, татар классик балетына нигез салучы, Муса Җәлил исемендәге татар дәүләт опера һәм балет театрында 22 ел балерина булып эшләгән Әлфия Айдарскаяга 25 майда 100 яшь тула. Ул хәзер дә иҗат белән мәшгуль. Әтисе – татар театрына нигез салучы артист Газиз Айдарскийның һәм әнисе – милләтебезнең моңлы сандугачы Сара Садыйкова исемен халык күңелендә яшәтү өчен ел саен Мәскәүдә, Казанда, Чаллыда концертлар оештыра. Әнисенең җырларын туплап китаплар, дисклар чыгара, кадерле кешеләренең музейларына яңа экспонатлар илтеп бирә. Зур юбилее алдыннан Әлфия ханым белән сөйләшеп алдык. 

 – Кадерле кешеләремнең исемнәрен халык хәтерендә калдыру эшләрен башкару өчен Аллаһы Тәгалә миңа бәрәкәтле гомер биргәндер инде, – дип башлады ул әңгәмәне. – Әти-әнием, Сара Садыйкова белән Газиз Айдарский турындагы истәлекләрнең халык күңелендә озаграк саклануын телим. Әтием – трагик пландагы драматик артист һәм татар режиссеры, ә әнием –  драма артисты, опера җырчысы һәм композитор иде. Аны халык «татар сандугачы» дип йөртте. Аллаһка шөкер, Сара Садыйкова исемен халкыбыз данлый, аның турындагы истәлекләрне күңелендә йөртә, җырлары күренекле җырчыларның репертуарыннан төшми.  Әнинең җырлары фольклорга нигезләнеп язылып, моң һәм халыкчанлык, милләт язмышы белән сугарылган. Ул драматик спектакльләргә, музыкаль комедияләргә дә көйләр язды. Сара Садыйкова – Салих Сәйдәшев традицияләрен дәвам итүче, татар җыр сәнгатенә фокстрот һәм танго стильләрен кертүче дә.  Әнием моңлы, лирик, шаян, патриотик, дуслык, мәхәббәт турында төрле жанрда бик күп музыкаль әсәрләр иҗат итте. Ул гарәпчә дә укый-яза белә иде. 
– Әтиегез дә татар сәнгатендә тирән эз калдырды бит. 
– Әйе, ул –  А.Луначарский исемендәге ГИТИС югары уку йортында белем алган.  Мәскәү дәүләт татар музыкаль-драма театрын оештырган. Шунда баш режиссер һәм сәнгать җитәкчесе булып эшләгән. Әнием шул театрда уйнаган, музыкаль спектакльләрдә җырлаган. Әтием җитәкләгән театрда күренекле артистлар Гөлсем Камская, Галия Булатова, Хөсәен Уразиков, Габдулла Йосыпов, Галимә Ибраһимова, Фуат Халитов һәм башкалар сәхнәдә беренче адымнарын ясаган.  Александр Ключарев, Газиз Әлмөхәммәтов биредә үзләрен композитор буларак танытканнар.  Әтием Г.Камал театры сәхнәсендә «Таһир һәм Зөһрә»дә – Таһир, «Отелло»да – Кассио, «Гамлет»та – Лаэрта һәм башка образлар тудырган. Ул вафат булгач, Мәскәүдә татар театры ябылган һәм труппаны Казанга җибәргәннәр. Аннары әнием эшсез калып, безнең өчен авыр көннәр башланган. Икешәр көн ашамыйча торган чаклар да булды. Аллаһка шөкер, алар озак бармады. 
– Әниегез  балерина булуыгызга каршы булмадымы?
– Мин Казанда әнием ягыннан әби-бабай тәрбиясендә үстем, кечкенәдән язмышымны үзем билгеләдем. Тәпи йөри башлаганчы ук бии идем инде. 12 яшемдә Ленинградның балет мәктәбенә укырга кердем. Мине башкорт халкының күренекле биючесе һәм балетмейстеры Фәйзи Гәскәров кабул итте. Әнием исә консерваториянең татар опера студиясендә укый иде. Бу вакытта ул танылган җырчы иде инде. Әтиемне «Сара – татар сәнгатенең энҗесе»  дигән сүзләре тормышка ашты, әнием милләтебезнең өметле җырчысына әйләнде. Мин  аннары Аграпина Ваганова исемендәге балет училищесына кердем. Урыс телен начар белсәм дә, биредә бик яхшы укыдым. 
– 1941 елда камалышта калган Ленинград тормышына эләкмәдегезме?
– Юк. Бөек Ватан сугышы башлангач безне Уфага җибәрделәр. Биредә Башкорт опера театрына, аена 60 сум хезмәт хакы белән, артист итеп эшкә алдылар. Аннары әни мине Казанга алып кайтты. Мин Татар дәүләт опера һәм балет театрына килдем. Беренче тапкыр Чайковскийның «Евгений Онегин» операсында сәхнәгә чыктым. Сугыш елларында илебезгә башкачарак ярдәм итәсем килде. Озак уйлап тормыйча, Украинадан эвакуацияләнгән 543нче хәрби заводка эшкә кердем. Зур үлчәүгә хәрби кирәк-яраклар салынган тартмаларны ташыдым. Заводта тәүлегенә 12 сәгать ялсыз эшләдек. Төнге сменада эшләү бик авыр иде. Иртәнге 4тә үтереп йокы килә, ашарга юк. Тәүлегенә 600 г ипи бирәләр иде. Еш кына төшке һәм кичке ашка тоз сибелгән бер кисәк ипи кала, кайвакытта кайнаган су да булмый иде.
– Хәрби заводта озак эшләдегезме?
– Бер елдан соң мин кабат театрга кайттым. Без госпитальләрдә, мәйданчыкларда, таш идәннәрдә, ачык һавада, палаталарда яралы  хәрбиләр алдында Делибаның пицикатосын, Дулов һәм Либлинг вальсларын, «Щелкунчик»тан курчак биюләрен, «Башмагым»нан адажионы биеп, авыруларның кәефен күтәрдек. Сугыш ахырына якынлашкач, хореография училищесын тәмамлап, бөтенләйгә Казанга кайттым. 22 еллык иҗат юлымда бик күп биедем. Лаеклы ялга чыккач, музыка училищесында балаларны балет серләренә өйрәттем. 
– Хәзер әти-әниегезнең исемнәрен мәңгеләштерү белән шөгыльләнәсез. 
– Халкымның Сара Садыйкова исемен онытмавына сөенәм. 1977 елда аңа Татарстанның халык артисты исеме, вафатыннан соң Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе бирелде. Әти-әниемнең туган яклары: Апас районының Тутай һәм Яшел Үзән районының Айдар авылында музейлар ачтыруга ирештем. Казанның 4нче татар гимназиясе музеенда әниемнең бүлмәсе бар. «Калфаклы сандугач» исемле фестиваль-конкурс уза. 2011 елда Мәскәүнең Асадуллаев йортына әтиемә истәлек тактасы куелды. Мәскәү һәм башка зур  шәһәрләрдә искә алу кичәләре, тематик концертлар оештырам.
– Сез Чаллыда да ел саен буласыз бит?!
– Сезнең шәһәрдә әнием еш булган. «КАМАЗ» төзелеше елларында заводларда, Чаллының концерт залларында чыгыш ясаган. Шәһәр үзәгендәге концерт залына аның исемен  бирделәр. 
– Әлфия ханым, бүгенге көндә нәрсәләр турында хыялланасыз? 
– Казан үзәгендә Сара Садыйковага һәйкәл куелсын, татар балалары туган телне, тарихны өйрәнсен иде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев