Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Сарман юлында исерек шофёр баганага килеп менде

Ул Перьмнан Әстерханга юл тоткан була.

34 яшьлек шофёрның исән калуы үзе бер могҗига. Фураның карар җире юк. Хәтта кабинасы өзелеп чыккан.Егет Пермьнан Әстерханга 12 тонна торба һәм металл контейнер төяп барган була. Берзаман прицеплы "КАМАЗ" белән идарәне югалтып, Сарман трассасындагы металл коймаларга һәм баганага бәрелә.

Тукай районы буенча автоинспекция бүлеге башлыгы Шамил Ганиев әйтүенчә, авариягә алкоголь сәбәпче. Егет үзе дә моны яшерми. "Пермьнан Әстерханга килә идем. Чаллыда машинамны юар өчен туктадым. Шунда спиртлы эчемлекләр эчә башладым, юлда барганда дәвам иттем", – дип сөйли инспекторларга. Алкотестер 1.054 мг/л күрсәтә. 

Юл транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә металл коймалар, электр энергиясе счётчигы, шериф балка да ватылды. 

Тукай районы буенча автоинспекция бүлеге фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

2

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юл-транспорт һәлакәте