Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Сайлау көнне өйдә булмасам...

Сайлау көнне өйдә булмасам... - Илнең башка шәһәрендә яисә башка төбәгендә урнашкан участок адресын каян белергә? - Территориаль һәм участок сайлау комиссияләре адресларын Русия Үзәк сайлау комиссиясе сайтының "ТИК и ЦИК на карте России" бүлегендә урнаштырылган интерактив карта ярдәмендә белергә мөмкин. Интернет юк икән, күпканаллы түләүсез 8-800-707-20-18 номеры буенча Русия...

Сайлау көнне өйдә булмасам... - Илнең башка шәһәрендә яисә башка төбәгендә урнашкан участок адресын каян белергә? - Территориаль һәм участок сайлау комиссияләре адресларын Русия Үзәк сайлау комиссиясе сайтының "ТИК и ЦИК на карте России" бүлегендә урнаштырылган интерактив карта ярдәмендә белергә мөмкин. Интернет юк икән, күпканаллы түләүсез 8-800-707-20-18 номеры буенча Русия Үзәк сайлау комиссия­сенең Мәгълүмат-белешмә үзәгенә шалтыратырга мөмкин. Гариза бирергә килгән сайлаучы нинди участокта тавыш бирәчәген белми икән, аны табарга гариза кабул итү пункты операторы ярдәм итәчәк. - Әгәр дә мин сайлау алдыннан командировкага китәргә тиеш булсам, әмма хәл- шартлар үзгәреп, гариза биреп тә, китмә­сәм? Яңа урынга бармадың, ә үз участо­гыңнан "алып ташладылар", ди? - Барыбер үзеңнең сайлау участогына килергә кирәк булачак. Әмма тавыш бирү механизмы бераз катлауланачак - тиешле тикшерү үткәргәннән соң гына тавыш бирергә мөмкин булачак. Әгәр дә сайлаучының элек планлаштырган участогында тавыш бирмәве расланса, аңа сайлау мөмкинлеге биреләчәк. Участок сайлау комиссиясе моны сайлаучы мөрәҗәгать иткән­нән соң ике сәгать эчендә ачыкларга тиеш. Гражданны янә яшәгән урыны буенча сайлаучылар исемлегенә кертсеннәр өчен, яңадан паспорт яисә аны алыштыручы документ күрсәтергә кирәк булачак. - Гариза кабул итү пунктларының эш графигы нинди? - Республикада территориаль һәм участок сайлау комиссияләренең гаризалар кабул итү пунктлары эш графигы түбәндәгечә: дүшәмбедән җомгага кадәр 16дан 20 сәгатькә кадәр, шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - 10нан 14 сәгатькә кадәр. Күпфункцияле үзәкләрдә кабул итү пункт­лары үзәк бүлекчәләренең һәм филиалла­рының операцияләр үткәрү залларының гомум эш графигына ярашлы эшли. Резеда ГАЛИКӘЕВА әзерләде. http://kiziltan.ru/budni/10083-saylau-knne-yd-bulmasam.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев