Ул халыкара икътисадый форумда катнаша.
Бүген «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин Петербург халыкара икътисадый форумына автогигантта ясалган йөк машинасында килде. Ул «КАМАЗ-рефрижератор» машинасын М-11 трассасыннан алып барды. Юлның бер өлешендә яның янында «За рулём» журналының баш мөхәррире Максим Кадаков та барды. Аннары аның урынын «Дикси» төркеменең логистика буенча директоры Геннадий Богданов алды.
Г.Богданов җитәкләгән компаниягә әлеге рефрижераторны тапшырдылар. «Машина ретейл һәм азык-төлекне илтеп бирүне күз уңында тотып эшләнгән», – дип хәбәр итте автогигантның матбугат хезмәте.
Фото «КАМАЗ» ГАҖның матбугат хезмәтеннән алынды.
Нет комментариев