Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Сессия бер минут тынлык белән башланды

Утырышта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Шәһәр советының Чаллының 2022 елга социаль- икътисадый үсеш нәтиҗәләренә багышланган сессиясендә махсус хәрби операциядә һәлак булучыларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Утырышта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.

«Чаллы үз кешеләрен ташламый! Халыкка хезмәт итү юлын сайлап, безнең батыр хәрбиләр, кайчак үз тормышлары бәрабәренә, тынычлыкны яклый. Без геройларыбызның батырлыгын, аларның кыюлыгын һәрвакыт истә тотачакбыз. Һәлак булучыларны бер минут тынлык белән искә алыйк», –  диде шәһәр мэры Наил Мәһдиев.

Аның әйтүенчә, узган ел илебез өчен ныклык сынавы - һәрберебез тормышына йогынты ясаган вакыйгалар елы булды. «Дөньядагы хәзерге вазгыять барысын да үз урыннарына куйды, һәм бүген тормышның иң мөһим кыйммәтләре беренче планга чыкты: бу –  гаилә, балалар, Ватанга мәхәббәт, патриотизм һәм үзара ярдәм»,  –  дип билгеләп үтте ул.

Аның сүзләренчә, махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәмгә бөтен шәһәр берләште, һәр гаилә шәһәр хакимиятенең аерым игътибарында. Мәһдиев әйтүенчә, мобилизацияләнгән кешеләрнең балалары мәктәпләрдә туклану, җәмәгать транспортында йөрү өчен түләүдән азат ителгән, балалар бакчаларына, түгәрәкләргә бушлай йөриләр, сәламәтләндерү лагерьларында бушлай ял итәләр. Гаиләләр 2021 ел өчен җир һәм милек салымыннан азат ителде. Шулай ук мобилизацияләнгәннәрнең яңа туган балаларына 100 меңәр сум акча түләү турында карар кабул ителгән.
Мобилизацияләнгән Чаллы кешеләренә ярдәм итү өчен октябрьдән декабрьгә кадәр 128 миллион сум акча тотылган. 

«Өлешчә мобилизация башлануның беренче көннәреннән үк без барлык кирәкле чараларны оператив рәвештә үткәрдек, республика һәм Россия Саклану министрлыгы билгеләгән барлык мобилизация биремнәрен тулысынча үтәдек», –  диде шәһәр башлыгы.

Моннан тыш, Чаллыдан 500 тоннадан артык гуманитар ярдәм җибәрелгән. Лисичанскида Рөстәм Гатин җитәкчелегендәге волонтерлар төркеме һәр көнне 5 мең кешегә кайнар ризык ашата. Сүз уңаеннан, бүген РФ Президенты Владимир Путин Украинада махсус хәрби операция уздыра башлауны игълан иткәнгә бер ел тулды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Украина махсус операция өлешчә мобилизация