Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Сез Яңа елны кайда каршылыйсыз?

"Российская газета" хәбәр итүенә караганда, Русия халкы Яңа елны каршыларга планлаштырган иң популяр илләр унлыгына Италия, Германия, Испания, Чехия, Бөекбритания, Франция, Грузия, Таиланд, Австрия һәм АКШ кергән.

Сатылган авиабилетларның әлеге юнәлешләргә 60 процент чамасы туры килә, дип хәбәр иткән «OneTwoTrip» сәяхәтләр сервисы. Агентлык аналитиклары Русия шәһәрләреннән 29-31 декабрьгә булган очышка сатылган авиабилетларны анализлаган. Яңа ел сәяхәтләре географиясе узган сезоннан киңрәк. 2016-2017 ел каникулларында Русия туристлары 92 илнең 213 шәһәренә очкан булса, быел 95 илнең 228 шәһәрендә булачаклар.
Чит илгә Яңа елны каршыларга баручыларга эконом-класс билетлар ике якка уртача 29 мең сумга төшкән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев