Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Шагыйрә Рәзинә Сәетгәрәеваның иҗат кичәсе үтте

Шушы көннәрдә "Энергетик" мәдәният сараен гөрләтеп Рәзинә Сәетгәрәеваның "Изгелек яшәтә дөньяны" дип аталган иҗат кичәсе булып узды. Грандиоз тамашада Чаллы йолдызлары да, башкаладан килгән зур кунаклар да чыгыш ясады. Барысы да Рәзинә Сәергәрәева язган җырларны башкардылар, иң изге теләкләрен җиткерделәр. Алар арасында Лилия Муллагалиева, Илнар Сәйфиев, Әлфинә Әзһәмова һәм татар эстрадасының легендасына әверелгән Венера Ганиева да бар иде. "Рәзинә дустым, сине яратып һәм хөрмәт итеп Казаннан ук килеп җиттем. Синең белән уртак иҗат җимешләребез бар. Алга таба да шулай матур итеп яшәргә язсын!"- диде Венера ханым.

Күп­ләр­гә та­ныш бул­ган ин­с­таг­рам йол­ды­зы - кыз­чык Эми­лия Рә­зи­нә апа яз­ган ша­ян ба­ла­лар ши­гы­рен укы­ды. Баш­корт­стан­нан "Дус­тар" төр­ке­ме егет­лә­ре дә язу­чы­ны кот­лар­га кил­гән иде. "Там­чы" ба­ла­лар те­ат­ры исә "Воҗ­дан га­за­бы" ди­гән әсәр­дән өзек күр­сәт­те.

Рә­зи­нә Сә­ет­гә­рә­е­ва­ның иҗа­ты нә­ни­ләр, яшь­ләр һәм өл­кән­нәр өчен дә. Төр­ле те­ма­лар­ны як­тыр­та ул. Ә ни­гез­дә һәр­ва­кыт из­ге­лек яры­лып ята.

"Ки­чә­гә әзер­лә­нә баш­ла­гач, прог­рам­ма­ның шу­шын­дый та­гын өч ки­чә­лек икә­нен кү­реп таң кал­дым. Мон­дый ча­ра­лар мең­нән бер ке­ше­гә ге­нә тә­ти. Күп­кыр­лы та­лант ия­се, шә­һәр­дә­шем, дус­тым Рә­зи­нә Сә­ет­гә­рә­е­ва бе­лән чын йө­рәк­тәм го­рур­ла­нам!"- ди­де "Энер­ге­тик" мә­дә­ния са­рае ди­рек­то­ры Гөл­за­да Му­ха­ме­тов­на.

Ту­кай ра­йо­нын­да яшә­ү­че һәр ке­ше Рә­зи­нә Сә­ет­гә­рә­е­ва бе­лән әле­ге җир­лек­нең гимн ав­то­ры бу­ла­рак та­ныш. Аны бө­тен зал ая­гү­рә ба­сып тың­ла­ды. Ра­йон баш­кар­ма ко­ми­тет җи­тәк­че­се Ай­рат Ра­фак улы Хә­би­бул­лин да әле­ге ки­чә­гә зур чә­чәк бәй­лә­ме бе­лән кил­гән иде. Ул язу­чы­га исән­лек-сау­лык те­лә­де һәм чик­сез рәх­мәт хис­лә­рен иреш­тер­де. Ки­чә­нең бө­тен те­ат­раль­ләш­те­рел­гән кү­ре­не­ше дә Ту­кай ра­йо­ны мә­дә­ни­ят йор­тын­да әзер­лән­гән.

Рә­зи­нә Сәт­гә­рә­е­ва­ның кы­зы Ил­зи­рә "Бир­гән­сең син ми­ңа" җы­рын баш­ка­рып, әни­се­нә бар мә­хәб­бә­тен җит­кер­де. Ша­гый­рә­не зал ту­ты­рып зур та­ту га­и­лә  кот­ла­ды.

"Бү­ген ми­нем кү­ңе­ле­мә бер тон­на из­ге­лек иң­де. Мин аны сез­гә өлә­шәм. Рәх­мәт сез­гә авыл­даш­ла­рым, ра­йон­даш­ла­рым, шә­һәр­дәш­лә­рем, ту­ган­на­рым, дус­ла­рым!"- ди­де чы­гы­шын­да ки­чә­нең бә­хет­ле ге­рое, Та­тар­стан язу­чы­лар бер­ле­ге­нең шә­рәф­ле әгъ­за­сы язу­чы, ша­гый­рә Рә­зи­нә Сә­ет­гә­рә­е­ва.

 

Айзирә Имамова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәдәният