Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Шамил Садыйков: «Татмедиа» эре маркетплейслар мәйданчыкларына актив керә

Газета-журналларны KazanExpress һәм Яндекс.Маркет мәйданчыкларында сатып алырга мөмкин.

«Татмедиа» пандемия чорында интернет-киңлектә сәүдә мәйданчыкларына экспансия башлады. Бу өстәмә рәвештә басмаларның аудиториясен үстерергә һәм басма продукция сатып алуның уңайлылыгын арттырырга мөмкинлек бирә, дип сөйләде «Татар-информ»га медиахолдинг генераль директоры Шамил Садыйков. 
«Пандемия безне интернет-сату үсешенә этәрде. Республикада ковидка каршы чикләүләр шартларында онлайн-сәүдәнең көчле үсеше күзәтелә, һәм „Татмедиа“ бу трендта катнаша. Хәзер без маркетплейска актив керәбез: безнең газета-журналларны KazanExpress һәм Яндекс.Маркет мәйданчыкларында сатып алырга мөмкин. Ozon һәм Wildberries белән килешүләр төзү эше бара», — диде Садыйков.
«Татмедиа» өчен сатуларның тагын бер нәтиҗәле каналы — shop.tatmedia.ru үз онлайн-мәйданчыгы булды.
«Бу онлайн-кибет, анда без чыгара торган барлык басмалар да бар. Шулай ук безнең басмаларга өйдән язылырга мөмкинлек бирә торган электрон язылу эшләвен исегезгә төшерәм. Бу адымнар дөньяның теләсә кайсы почмагында „Татмедиа“ АҖнең басма продукциясен сатып алырга мөмкинлек бирә», — дип йомгаклады Шамил Садыйков.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: басма матбугат