«Шатлык» хоры – Гран-при иясе
Яңалыклар тасмасы

«Шатлык» хоры – Гран-при иясе

Чаллы балалары җиңде.

Күптән түгел Казанда «Уңышка юл» III Бөтенроссия хор сәнгате һәм академик вокал бәйгесе узды. Анда Россиянең төрле тәбәкләреннән 40тан артык хор һәм вокал  коллективлары катнашты. Алар арасында Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе, Новосибирск, Орел, Туринск, Тольятти, Ульяновск һ.б. шәһәрләрдән килүчеләр бар иде.

5 нче балалар музыка мәктәбенең «Шатлык» өлкән балалар хоры (сәнгать җитәкчесе һәм дирижер Елена Сидорова, концертмейстер Галина Хаканова) «Уңышка юл» III Бөтенроссия хор сәнгате һәм академия вокал конкурсының Гран-при бүләгенә лаек булды.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


бәйге мәдәният

Нет комментариев