Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Шигырьләре дә тәрбияли

Әй бу го­мер ди­гән­нә­ре! Биг­рәк тиз үтеп кит­кән го­мер­нең миз­гел ге­нә икән­ле­ген гел әй­теп тор­са­лар да, аның шул­ка­дәр кыс­ка бу­лу­ы­на кү­ңел­ләр­не һич ке­нә дә ышан­ды­рып бул­мый. Өл­кән­лек чо­ры­на кер­гән­дә ге­нә ке­ше го­мер ту­рын­да бе­раз уй­ла­на баш­лый, тор­мы­шын бө­тен­ләй икен­че күз­лек­тән үт­кә­реп ка­рый. Кай­бе­рә­ү­ләр үз­лә­ре­нең ин­де күп нәр­сә­ләр­не эш­ләр­гә со­ңар­ган­лык­ла­рын аң­лый­лар....

Әй бу го­мер ди­гән­нә­ре! Биг­рәк тиз үтеп кит­кән го­мер­нең миз­гел ге­нә икән­ле­ген гел әй­теп тор­са­лар да, аның шул­ка­дәр кыс­ка бу­лу­ы­на кү­ңел­ләр­не һич ке­нә дә ышан­ды­рып бул­мый. Өл­кән­лек чо­ры­на кер­гән­дә ге­нә ке­ше го­мер ту­рын­да бе­раз уй­ла­на баш­лый, тор­мы­шын бө­тен­ләй икен­че күз­лек­тән үт­кә­реп ка­рый. Кай­бе­рә­ү­ләр үз­лә­ре­нең ин­де күп нәр­сә­ләр­не эш­ләр­гә со­ңар­ган­лык­ла­рын аң­лый­лар. Бе­рә­ү­ләр­гә әй­тү­че, юл күр­сә­тү­че бул­ма­ган, икен­че­лә­ре исә үз­лә­рен бу дөнь­я­га мәң­ге­лек­кә кил­гән­дәй хис ит­кән­нәр...

Бү­ген­ге көн­дә тәр­бия мәсь­ә­лә­се җәм­гы­я­те­без­нең иң мө­һим эше­нә әве­рел­де ди­сәк тә ха­та­лан­ма­быз. Дә­ү­ләт, ата-ана һәм мәк­тәп­нең кул­га-кул то­ты­ны­шып эш­ләр ва­кы­ты җит­те. Те­ле­ви­зор, компь­ю­тер­лар аша бар бо­зык­лык­лар­ны нә­ни чак­тан ук аң­на­ры­на сең­де­реп ба­ру­чы ба­ла­лар­ны сак­лау, тәр­би­я­ләү проб­ле­ма­сын язу­чы­ла­ры­быз­ның әсәр­лә­ре, ди­не­без­гә кай­ту юлы бе­лән чи­шеп бу­лу­га 12нче ки­тап­ха­нә­дә уз­ган оч­ра­шу­ны ка­ра­гач та­гын бер кат инан­дым.

Озак­ла­мый үзе­нең го­мер бәй­рә­мен үт­кә­рә­чәк га­ли­мә-мө­гал­ли­мә, ша­гый­рә Рә­зи­нә Мө­хи­яр­нең "Асы­лы­ма кай­там" ки­та­бы исе­ме бе­лән атал­ган ки­чә­гә язу­чы­лар, "Кө­меш кың­гы­рау" га­зе­та­сы, "Кыйб­ла" тап­шы­руы жур­на­лист­ла­ры, 2, 29, 54 нче гим­на­зия, Га­ли Акыш исе­мен­дә­ге ли­цей уку­чы­ла­ры һәм укы­ту­чы­ла­ры, ба­ла­лар өчен чы­га тор­ган "Фа­ти­ха" ка­лен­да­ре мө­хәр­ри­ре Нә­си­мә Мө­хәм­мәд­са­дый­ко­ва, әти-әни­ләр кил­гән иде. Ки­чә ша­гый­рә Рә­зи­нә Мө­хи­яр­нең иман, әдәп-әх­лак, ту­ган тел­гә мә­хәб­бәт те­ма­ла­рын ча­гыл­дыр­ган ши­гырь­лә­ре ту­рын­да фи­кер алы­шу рә­ве­шен­дә бар­ды. 29, 54нче гим­на­зи­я­ләр­нең укы­ту­чы­ла­ры Зә­ли­фә Га­ли­е­ва, Гө­лү­сә Хам­ма­то­ва, Кад­рия Ис­мә­гый­ло­ва, Ләй­лә Сә­ми­гул­ли­на ха­ным­нар­ның уку­чы­ла­ры бик тә ма­тур итеп "Асы­лы­ма кай­там", "Тыл­сым­лы сүз", "Ал­ла­һы­ның сә­ла­ме", "Азан", "Те­ләк", "Мин та­тар­мын" һ.б. ши­гырь­лә­рен ят­тан сөй­лә­де­ләр. Бу ки­чә­не оеш­тыр­ган ки­тап­ха­нә­че Сөм­бе­лә Фәх­рет­ди­но­ва һәр укыл­ган ши­гырь­дән соң алар­га аң­лат­ма би­реп бар­ды, үзе үк бир­гән со­рау­лар­га ба­ла­лар­дан җа­вап­лар да ал­ды. Рә­зи­нә апа­ла­ры да ши­гырь­лә­рен укып ку­ан­дыр­ды. Ша­гый­рә­нең тор­мыш юлы, иҗа­ты бе­лән дә та­ныш­тык. Ки­чә­нең ак­са­кал ку­на­гы Ру­бис абый За­ри­пов үзе­нең ша­гый­рә бе­лән иҗа­ди дус­лы­гы ха­кын­да сөй­лә­де, та­ма­ша­чы­га бер ма­тур җы­рын да бү­ләк ит­те. "Кө­меш кың­гы­рау" га­зе­та­сы­ның бү­лек мө­ди­ре Ри­зи­дә Рәх­мә­тул­ли­на ел буе бар­ган бәй­ге­дә җи­ңү­че­ләр­гә дип­лом­нар, рәх­мәт хат­ла­ры тап­шыр­ды. Ши­гырь сөй­лә­ү­че­ләр­гә бү­ләк­кә ки­тап­лар эләк­те. Иман­лы ига­нә­че­лә­ре­без дә бар икән! Оч­ра­шу­га кил­гән һәр ба­ла­га шо­ко­лад­лар өләш­те­ләр.

Бу оч­ра­шу кү­ңе­лем­дә нә­ни өмет ко­я­шын ка­быз­ды. Ба­ла­ла­ры­быз­ны дө­рес юл­га кай­та­ру мөм­кин­ле­ге бар икән бит! Те­ле­без­не, ди­не­без­не оныт­мыйк, асы­лы­быз­га кай­тыйк! Ә асы­лы­быз­га кай­ту юлы - тәр­би­я­дә. Һәр ке­ше үзе­нең асы­лын эз­ләп тап­сын, асы­лы­на кайт­сын иде. Шу­шы урын­да Рә­зи­нә Мө­хи­яр­нең "Эз­лим" ши­гы­ре­нең бер стро­фа­сын язып үтә­сем ки­лә:

" Го­мер буе мин үзем­не эз­лим­

Ак­кан су­дан, кар­дан, таш­лар­дан,

Яшел үлән, ап-ак чәч­кә­ләр­дән,

Йол­дыз­лар­дан, ай­дан, ко­яш­тан."

Зә­бир Хә­ли­мов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев