Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Шишкин бульварында- Гашыйклар

14 нче февраль бөтендөнья гашыйклар көне билгеләп үтелә. Көләч йөзле гашыйклар, йөрәк формасындагы шарлар, котлау хатлары барысы да шәһәргә әйтеп бетергесез бәйрәм рухын өсти. Шушы көнне Чаллыныңы яңартылган Шишкин бульварында Гашыйклар көненә багышланган зур чара булып үтте. Ул шәһәрнең яшьләр клубы "Орион" һәм "Русское радио" радиосы ярдәмендә үткәрелде. Бульварга килеп...

14 нче февраль бөтендөнья гашыйклар көне билгеләп үтелә. Көләч йөзле гашыйклар, йөрәк формасындагы шарлар, котлау хатлары барысы да шәһәргә әйтеп бетергесез бәйрәм рухын өсти. Шушы көнне Чаллыныңы яңартылган Шишкин бульварында Гашыйклар көненә багышланган зур чара булып үтте. Ул шәһәрнең яшьләр клубы "Орион" һәм "Русское радио" радиосы ярдәмендә үткәрелде. Бульварга килеп керү белән күңелгә бәйрәм рухы кереп урнаша. Бу көнне монда беркем дә тик тормады, чөнки бер почмакта уеннар уйнасалар, икенче якта хәттә ашарга пешереү буенча мастеркласслар үткәрелде. Сәламәт туклану кафесыннан хезмәткәрләре бәйрәмгә килүчеләрне плов, кәтлит кебек ризыклар пешерергә өйрәттеләр. Шулай ук, монда "Буккросинг» дип аталган китап уку флешмобы да үткәрелде. Шәһәрнең 6 нчы китапханәсеннән килгән оештыручылар сүзенә караганда, әлеге флешмоб балаларда китапка мәхәббәт уята.
"Бүген китапны кулга алып укучылар бик сирәк. Безнең төп максат укучылар санын арттыру. Мәсәлән, һәркем үзе укыган китапны монда алып килеп, үзенә башка китап алырга, яки үзенә ошаган китапны дустына бүләк итергә мөмкин. Шушы рәвешле без китапның уку өчен генә түгел, ә бер-беребез арасында, җылы дустанә мөнәсәбәт тудырыр өчен дә кирәк икәнен исбатлыйбыз",- ди алар.
Шулай ук, туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре бәйрәм реквизитлары белән бушлай фотога төшү мөмкинлеге бүләк иттеләр. Әлеге урында кеше бер генә минутка да кимеп тормады, кызыклы кәләш фаталары, кулдан ясалган олы йөрәк, декоратив күзлекләр белән фотога төшергә ашыктылар.
Җыр һәм бию белән үрелеп барган бәйрәмдә алтын туйларын билгеләп үтүчеләрне котладылар. 3 бәхетле парга бүген җылы сүзләр белән бергә истәлекле бүләкләр дә тапшырдылар. Чыннанда, 50 ел кулга-кул тотынып, иңне-иңгә терәп, балалар үстереп, оныклар, оныкчыклар сөяргә насыйп булган парлардан бәхетле кеше юктыр, минемчә. Алар һәрберсе бүгенгедәй, беренче тапкыр танышкан көннәрен, туйның матур мизгелләрен, тормыштагы авыр һәм яхшы мизгелләрне хәтерлиләр. Шулай озак бергә яшәвегезнең сере нәрсәдә дигән сорауга алар "Ике арада ярату, хөрмәт итү булгач, бергә булгач, барысына ирешеп була",-диләр.
Бу көнне шәһәрездә яңа, матур парның гаиләсе дә нәкъ менә Шишкин бульварында туды.
Андрей белән Эльза никахларын теркәү көнен махсус шушы көнгә билгеләгәннәр.
"14е истә кала торган көн. Гашыйклар көне дә билгеләп үтелгәч, өйләнешү өчен иң матур көн дип таптык",- ди алар.
Андрей белән Эльза шәһәрдәшләребез арасында никахларын теркәүче беренче пар булып истә калачак.

Эльвира Гайнетдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев