Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Шишкин бульварында Автозавод районында яшәүчеләр өчен бәйрәм оештырылды

Шишкин бульварында 29 комплекста яшәүчеләр өчен ишегалды бәйрәме оештырдылар. Чарада мәртәбәле кунаклар: Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Наталия Кропотова, Автозавод районы администрациясе башлыгы Раушан Усманова катнашты.

Мәйданда талантлы шәһәрдәшләребезнең кул эшләре күргәзмәсе тәкъдим ителде. Балалар өчен уен зоналары әзерләнгән иде. Яшь чаллылыларда курчак әзерләү буенча остаханә зур кызыксыну уятты, алар үз куллары белән курчак ясады.

Чараны «Московский» ТИҮсе әзерләде. Быел ул “ТРның иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе” республика бәйгесе җиңүчесе булды. Анда откан 665 мең сум грант акчасына 29/17 йорты каршында балалар мәйданчыгы куелды һәм 29/15 йорты ишегалдында чәчәк түтәле булдырылды.

 “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясе кысаларында «Московский» ТИҮсе рәисе Тәнзилә Сәхәбетдинова Автозавод районының күпбалалы гаиләсенә мәктәп кирәк-яраклары алу өчен сертификатлар тапшырды. Бәйрәмнең мәртәбәле кунаклары, КАМАЗның беренче төзүчеләре, Бөек Ватан сугышы ветераннары хөрмәтенә чәй өстәле әзерләнде.

 

Бәйрәмнең мәртәбәле кунаклары, КАМАЗның беренче төзүчеләре, Бөек Ватан сугышы ветераннары хөрмәтенә чәй өстәле әзерләнде.

 

 

http://nabchelny.ru/news/33182

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X