Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Шәһәр ипподромында сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен Сабантуй үтте

Анда балалар да, олы кешеләр дә катнашты. Әйтергә кирәк, мондый Сабантуйны республикабызда беренче итеп Чаллыда үткәрә башладылар.

Бәйрәм кунакларын  мэр урынбасары Ирина Сәгыйдуллина тәбрикләде. 
- Шәһәребез инвалидлары өчен милли бәйрәм чарасы 19нчы тапкыр үтә. Бүген бу мәйданда тормыш авырлыкларына бирешмәүче спорт, мәдәни, иҗтимагый тормыш активистлары җыелды. Без сезнең белән горурланабыз һәм сокланабыз! Сез күп  чаллылылар, бигрәк тә яшьләр өчен  ныклыгыгыз белән үрнәк булып торасыз, - диде ул. 
Шулай ук котлау сүзләре белән Автозавод районы хакимияте башлыгы Винер Харисов, шәһәр Советы депутатлары Евгений Архипов һәм Сергей Снарский чыгыш ясадылар. 
Физик мөмкинлекләре чикле булганнар бу көнне рәхәтләнеп күңел ачтылар, ярышларда катнаштылар. Программада армрестлинг, капчык киеп йөгерү, кашыкка күкәй салып, шулай ук су тулы чиләкләр эленгән көянтә белән йөгерү, капчыклар белән сугышу, таяк, аркан тартышу, бүләкләр кисү, чүлмәк вату, катыкта бүләк эзләү кебекләре бар. Оештыручылар уеннарда катнашу өчен һәркемгә ярдәм күрсәттеләр.  Бәйрәмнән беркем дә бүләксез китмәде. 

«Изгелек» тернәкләндерү үзәгенә йөрүче 20 кеше бәйрәм чарасына килде. Римма Кәлимуллинага 39 яшь. Ул икенче группа инвалид. 
- Мин Сабантуйга ел саен киләм, аны бик яратам. Бу бәйрәмне оештыручыларга рәхмәт. Миңа бигрәк тә кул көрәше ошый. Шулай ук су тулы чиләкләр эленгән көянтә белән йөгердем. Бик күп бүләкләр алдым, - ди ул.
Азалия Илюшинага 14 яшь. Анда балалар церебраль параличы. Бәйрәмгә ул әнисе, сеңлесе белән килгән.
- Миңа барысы да бик ошады, - ди ул. – Монда беренче тапкыр килдем. Чүлмәк вату, бүләкләр кисү, туп ыргыту кебек уеннарда катнаштым, пакетым тулы бүләк. 

- Без монда бер-беребез белән аралашу, танышу өчен дә киләбез. Үзебезне төрле яктан күрсәтә алабыз. Кемдер бии-җырлый, кемдер көрәшә, - ди Татьяна Трошева. – Безнең өчен махсус шундый матур бәйрәм оештырган, игътибар иткән, танылган артистлар чакырган өчен зур рәхмәт. 
Сәхнәдә танылган артистлар Габидулла Хөрмәтуллин, Гөлдания Хәйруллина, Равил Галиев, шулай ук шәһәр иҗат коллективлары чыгыш ясады. Аларга кушылып шәһәрдәшләребез биеде, җырлады. 
Сабантуй барышында Сочида үткәрелгән пауэрлифтинг һәм спортның көч төрләре буенча Европа ачык чемпионатында яхшы урыннар яулаган спортсменнарны котладылар. Анда шәһәребезнең инвалидлар-ветераннар командасы илле команда арасында икенче урынны яулап, 13 алтын һәм 1 көмеш медаль алып кайтты. 

Бәйрәмдә сукырлар җәмгыяте әгъзалары үз куллары белән ясалган әйберләрдән күргәзмә оештырдылар. 
Гөлнур Идиятуллина 1нче төркем инвалид. Аның күзләре күрми. Күргәзмәдә ул бисердан эшләнгән чәчәкләрен, агачларын тәкъдим итте.  
- Мин телефондагы махсус программа ярдәмендә эшлим. Бу эшкә мине «Изгелек» тернәкләндерү үзәгендә өйрәттеләр. Хәзер биш ел буш вакытта шуның белән шөгыльләнәм, - ди ул. – Казанда «Җиңү салюты» дип аталган фестивальдә кул эшләрем белән республикада беренче урынны алып кайттым. 

Сабантуйның иң көтеп алынган мизгелләре, ул әлбәттә, көрәш ярышлары. Бу спорт төрендә катнашырга 15 шәһәрдәшебез теләк белдерде. Нәтиҗәдә, сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле булганнар арасында уздырылган Сабан туе - 2021 абсолют батыры исемен Ришат Фәйзуллин алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сабантуй